Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Рухны ныгытабыз һәм осталыкны арттырабыз

«Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексындагы көрәш келәмендә 30 дан артык спортчы көч сынашты.

Биредә милли көрәш буенча ярышлар узды, анда тренер Әүхәт Мөхәммәдиевнең шәкертләре һәм Апас районы спортчылары катнашты.

- Келәмгә Кама Тамагы, Затон һәм кадет мәктәпләрендәге секцияләрдә шөгыльләнүче 22 шәкертем һәм Апастан килгән 13 спортчы чыкты, - диде Әүхәт Мөхәммәдиев. - Ярышлар җиде авырлык категориясендә узды. Нәтиҗәдә пьедесталга безнең спортчылар 14 тапкыр күтәрелде, әмма апаслылар җиңүгә күбрәк иреште.

Яшьләр эше һәм спорт бүлеге мәгълүматлары буенча, 36 килограммга кадәр авырлык категориясендә - Раяз Яруллин (Апас), 40  килограммга кадәр – Виктор Кошелев (Затон), 46 килограммга кадәр – Олег Семенов (Затон), 50 килограммга кадәр - Данил Зарипов (Апас), 60 килограммга кадәр - Рузил Галиев (Апас), 70 килограммга кадәр – Альмир Сабиров (Апас), 70 килограммнан артыграк категориядә Станислав Тюрин (Кама Тамагы) беренче урын яулаган.

Ярышларны оештыручылар – яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, танылган батырларыбыз Линиз Абдуллин һәм Алмаз Гыйләҗев, шулай ук эшмәкәр Рафаэль Насыйбуллин һәм районның әйдәп баручы предприятиеләренең берсенең җитәкчесе Зөфәр Гарәфиев.

- Мондый ярышлар спортчыларга үсеш, осталыкларын арттыру мөмкинлеге бирә, - диде Әүхәт Хәлим улы.- Биредә спортчы башка көрәш техникасы белән очраша, ул таныш булмаган спортчы белән көрәштә тизрәк ориентлашырга тиеш. Мондый очрашулар шулай ук команда рухын ныгыта.  Өстәвенә, безнең команда шактый көчле, без теләсә кайсы ярышларда, барлык яшь һәм авырлык категорияләрендә катнаша алабыз. Гыйнвар аенда узачак җавап рәвешендәге очрашуга әзерләнүче апаслылар да канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев