Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Республика җыелма командасында безнең район егете дә бар

12-17 октябрьдә Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә 16-18 яшьлек яшүсмерләр арасында 2022 елгы хәрби самбо буенча Россия Беренчелеге булып узды.

«Рекорд-Кама Тамагы» коммерцияле булмаган автоном оешмасында шөгыльләнүче Артур Кулигин 2022 елгы хәрби самбо буенча Россия Беренчелегендә катнашты, биредә Европа һәм Дөнья Беренчелегенә спортчылар сайлап алынды.

- Татарстан җыелма командасы составында Артур Кулигин 71 кг кадәр авырлык категориясендә бишенче урын алды, - диде спорт клубы тренеры Сергей Федоров. – Бу авырлык категориясендә 42 кеше ярышты – алар федераль округлар, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм РФ республикаларыннан катгый сайлап алу узган иң яхшы спортчылар. Артур үзенең холкын, максатчанлыгын, җиңүгә ихтыярын күрсәтте! Ярышлар барышында безнең спортчы шактый өстенлек белән җиңде, бары тик ярымфиналга чыгу өчен ярышта гына 2022 елгы РФ Беренчелегенең булачак җиңүчесенә оттырды. Бу безнең спортчы өчен зур уңыш!

Сергей Васильевич шулай ук ТР ДОСААФ Тәтеш автомәктәбенең ярышларга әзерлекне оештыруга зур өлеш кертүен, шулай ук Беренчелеккә баруда иганә ярдәме күрсәтүен билгеләп үтте. Бу ярдәмне директор Александр Колсанов җитәкчелегендәге автомәктәп күрсәткән. 

 – Хәзер илебез катлаулы чор кичерә, - дип сүзен дәвам итте Сергей Федоров. – Мобилизацияләнгән кешеләрне махсус операция зонасына җибәрер алдыннан Казандагы җыелма пунктларда әзерләү программасына хәрби көрәш курслары кертелде. Аларны самбога өйрәтәчәкләр. Быелның декабренә кадәр резервчыларны «Батыр» Олимпия резервы мәктәбе белгечләре әзерләячәк. Шуңа күрә спорт учреждениеләренә генә түгел, районда яшьләрне тәрбияләү һәм сәламәтләндерү өчен җаваплы кешеләргә егетләрне үзләрен һәм гаиләләрен генә түгел, ә илебезне дә яклый белүче чын ир-ат булырга өйрәтә һәм киләчәккә ышаныч уята торган спорт төренә зур игътибар бирер вакыт җитте…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев