Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Спорт

Районара турнир

«Акчарлак» спорт комплексы базасында ир-атлар командалары арасында ДОСААФ автомәктәбе кубогына чираттагы 33 нче волейбол сезоны турниры булды.

Безнең командалардан тыш, анда Тәтеш шәһәре һәм Апас авылы җыелма командалары да катнашты. 

Волейбол турниры йомгаклары буенча Апас районының «Кураж» командасы финалда «Импульс» командасын җиңде, өченче урынны «Факел» командасы алды.

Бу турнир районара булып калачак, анда шулай ук Кайбыч һәм Буа районнары җыелма командалары да чакырылачак.

Спортчылар турнирны оештыручыларга – Тәтеш ДОСААФ автомәктәбе җитәкчесе подполковник Александр Колсановка, шулай ук әлеге мәктәпнең инструкторы Иван Ильинга бик яхшы оештырылган ярышлар өчен рәхмәт белдерә.       

Призлы урыннарны алган командаларга кубок, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

33 нче волейбол сезоны тәмамланды, аның барышында биш җирле һәм бер районара турнир үткәрелде. 

Җирле уеннарның нәтиҗәләре күрәткәнчә, “Факел” командасы волейбол буенча район чемпионы булды, бу сезонда икенче урынны “Торпедо” командасы алды, өченче урында – “Импульс” командасы. Барлык волейболчыларга да яхшы уздырылган волейбол сезоны өчен рәхмәт, бу искиткеч волейбол бәйрәме булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев