Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район Сабан туенда көрәш келәменә кемнәр чыгачак?

Милли көрәш буенча ярышларның баш хөкемдары Әүхәт Мөхәммәдиев газетага быелгы Сабан туе бәйрәмендә көрәш үткәрү турындагы нигезләмәне тәкъдим итте.

Ярышлар берничә авырлык категориясендә яшүсмерләр һәм олылар арасында узачак.

Көрәш яшүсмерләр арасында 40, 46, 50, 60, 65 килограмм һәм аннан артык, олылар арасында 65, 75, 85 килограмм һәм аннан артык авырлык категориясендә үтәчәк. Ярышларга 2005 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр кертелә.

Абсолют батыр һәм барлык яшь номинацияләрендә үз авырлык категорияләрендәге призерлар исеменә ел дәвамында бер тапкыр булса да Кама Тамагы районы өчен республика турнирларында чыгыш ясаган көрәшчеләр ярыша ала. Безнең район данын яклап республика ярышларында чыгыш ясаган башка район көрәшчеләре дә шул ук шартларда җирле көрәшчеләр белән бергә финалга кертелә. Барлык көрәшчеләрнең дә үзләре белән паспорты, ИНН, иминият полисы булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев