Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район башлыгы кубогына иң көчлеләр лаек булды

Узган ялларда волейболчылар янә спорт мәйданчыгында очрашты.

Чын спортчыларга һава торышы комачауламый. Хәтта май аенда яуган кар да аларны җиңүгә омтылышын туктата алмады.

- Ярышларда 8 ир-атлар командасы катнашты, - дип хәбәр итте газетага район волейбол хәрәкәте җитәкчесе Рамил Дәүләтшин. - Спортчыларны район башлыгы Наил Вазыйхов һәм авыл җирлеге башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин сәламләде. Ярышлар мавыктыргыч, драматик һәм якты мизгелләр белән тулы иде. Нәтиҗәдә район башлыгы кубогына иң көчле волейбол командаларының берсе – «Факел» лаек булды, икенче урынны «Идел-Кама» командасы спортчылары яулады, өченче урынны «Импульс» волейболчылары алды. Барыгызны да искиткеч спорт бәйрәме белән котлыйбыз. Волейболчыларыбыз җанатарларга яхшы кәеф бүләк итеп кенә калмый, алар яшь волейболчыларны көрәшкә һәм җиңүгә дәртләндереп, яңа алмаш үстерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев