Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Өстәл теннисы олысын-кечесен берләштерде

«Акчарлак» спорт комплексында өстәл теннисы буенча турнир узды.

Ярышларда 60ка якын спортчы катнашты. Җирле бадминтончылардан тыш, турнирга Буа һәм Апас районнарыннан да спортчылар килгән иде.

– Районнан Кама Тамагы, Сөйки, Кирельский, Тенеш, Кама Тамагы татар мәктәпләре командалар тәкъдим итте,-ди ярышларны оештыручы һәм баш хөкемдар Алексей Гончаров. – Буадан килгән иң кечкенә спортчыга җиде яшь иде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Буа командасы шактый күп уенчылардан торды, өч машина белән 30 яшькә кадәрге яшь спортчылар һәм егетләр килде.

Турнирның иң өлкән һәм иң энергияле уенчысы – Тенештән Борис Носков. Бу –  көчле команда, моннан тыш, Тенеш спортчылары Алсу Муллагалиева, Лиана Үзбәкова һәм Камилә Хәсәнова ярышларны үткәрүдә ярдәм иттеләр.

Барысы да уеннан уңай хис-кичерешләр алды, ә җиңүчеләр һәм призерлар «Стройка+» кибетенә сертификатлар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев