Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Мәйданчыкта кызлар гына

Кама Тамагында хатын-кызлар арасында волейбол буенча Яңа ел турниры булды.

Быел анда 9 команда катнашты. Ярышлар баштан ук мавыктыргыч булырга охшаган иде һәм шулай булды да. Алар Кама Тамагы һәм Кама Тамагы татар урта мәктәпләре базасында узды. Командалар бер дигән уен күрсәттеләр, җанатарлар быел башка елларга караганда да күбрәк иде.

Абруйлы турнирда һәм елның йомгаклау ярышларында җиңү өчен районның дүрт мәктәбендә – Кама Тамагы, Кама Тамагы татар, Рудник һәм Затон мәктәпләрендә укучы кызлар, үзәк район хастаханәсе, “Салават күпере” балалар бакчасы хезмәткәрләре, Куйбышев Затоны, Кирельский һәм Кама Тамагының җыелма командалары арасында киеренке көрәш барды.

Яңа ел турнирында Куйбышев Затоны волейболчылары җиңүче булды. Алар көндәшләренә бер тапкыр да бирешмәделәр, һәр уенда җиңә бардылар. Киеренке көрәштә икенче урынны Тенеш командасы яулады. Мактаулы өченче урынны Кирельский кызлары алды. 

Бу командаларның барлык уенчылары да грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде. Призер командаларда иң яхшы уенчылар – Куйбышев Затоныннан Диана Закирова, Тенештән Алсу Муллагалиева һәм Кирельскийдан Аделина Сабирова, аларга истәлекле статуэткалар тапшырылды.

Ярышларны оештыручылар катнашучыларга волейболны һәм спортны яратулары өчен рәхмәт белдерә һәм барысын да киләсе елда булачак ярышларда көтә. Алар ярышлар уздыруга даими рәвештә иганә ярдәме күрсәткән Илһам Гыймадиевка аеруча рәхмәтле. 

“Волейбол буенча ярышлар югары дәрәҗәдә, актив һәм позитив рухта узды. Бөтен кешегә дә ошады. Төп бурычыбыз – өлкәннәр арасында да, балалар арасында да волейбол уенына кызыксынуны арттыру. Һәм моның инде нәтиҗәләре  дә бар. Иганәчеләребезгә һәм спорт мәктәбе директоры Эльвира Ильинага зур рәхмәт. Аның ярдәме белән мәктәпләрдә спорт секцияләре оештырылды һәм волейбол буенча күнекмәләр уздырыла.

Безнең ел саен катнаша торган командаларыбыз, шулай ук яңа катнашучыларыбыз да бар. Болар: үзәк район хастаханәсе һәм “Салават күпере” балалар бакчасы командалары. Алар ярышларда беренче тапкыр катнашты”, - диде ярышларны оештырган һәм аларның хөкемдары булган Радик Зиннәтуллин. 

Сүз уңаеннан, волейбол секциясенә быел беренче тапкыр башлангыч сыйныф укучыларын ала башлаганнар. Куйбышев Затонында 2 сыйныфта укучы кызлар волейбол белән шөгыльләнә, аларны спорт мәктәбе тренеры Алексей Гончаров өйрәтә. “Затонда кызлар арасында волейбол уйнарга теләүчеләр бик күп. Бу сөендерә. Югары сыйныфта укучы кызлардан оешкан “Торпедочки” командасы агымдагы елның сентябрендә формалашты, хәзер команда ай саен волейбол буенча район мәктәп лигасында катнаша. Ярышлар дүрт мәктәп – Рудник, Кама Тамагы, Кама Тамагы татар, Затон мәктәпләре командалары арасында уза. Декабрьдә Затон мәктәбендә 2-4 сыйныфлар өчен волейбол буенча секция барлыкка килде, аңа берьюлы 30 кыз шөгыльләнә башлады, алар бик теләп һәм даими рәвештә күнекмәләргә йөри”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев