Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мәйданчыкта – кызлар

Затонда хатын-кызлар волейбол лигасының дүртенче туры булды. Кадет мәктәбе базасында волейбол буенча ярышларда җиде хатын-кызлар командасы катнашты.

Уеннарның нәтиҗәләре буенча беренче урынны һәрвакыттагыча Кирельский алды, икенче урында Затон, өченче урында “Лайт” командасы.

Шулай ук мәйданчыкта “Үзәк район хастаханәсе” (4 нче урын), “Кама” (5 нче урын), “Зенит” (6 нчы урын), “Салават күпере” (7 нче урын) командалары ярышты.

«Без актив рәвештә индивидуаль күнегүләр үткәрәбез, тактика өстендә эшләүгә игътибар итәбез һәм һәр уенчыны эзлекле рәвештә үстерәбез. Бу безгә ярышларда югары урыннар алу мөмкинлеге бирә. 13 ел эчендә без бик нык берләштек һәм хәзер зур нәтиҗәләргә ирешәбез”, - дип тәҗрибәсе белән уртаклашты балачактан ук волейбол уйнаучы Алена Хахалева.

Кызга әнисе Ирина үрнәк булып тора – ул “Затон” командасында уйный.

Җанатарлар арасында Кыш бабай һәм Кар кызы да бар иде, алар волейболчы кызларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Бу сюрпризны һәм башка призларны командаларга иганәчеләр: Сергей Митрошин, Дмитрий һәм Надежда Князевлар, Рим Хөснетдинов, Алексей Емелин, Илнур Гыйльманов, Юлия Жаркова, Шамил Зиннуров, Миннур Нәбиуллин, Татьяна Азанчеева, Ольга Закирова, Светлана Әхмәдиева һәм Наталья Лебедева бүләк итте.

«Без волейбол буенча Яңа ел турнирын оештыруда ярдәм иткәннәре өчен бөтен хатын-кызлар волейбол лигасы исеменнән иганәчеләребезгә рәхмәт белдерәбез. Сезнең ярдәмегез белән барлык волейбол сөючеләр өчен әлеге матур спорт бәйрәме узды”, - диде спортчылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев