Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кышкы ГТО фестивале

4 февральдә Кама Тамагында «Кышкы ГТО фестивале» узачак.

Катнашу өчен ГТОның һәр баскычына мәктәп укучылары арасыннан һәм хезмәт коллективларыннан берәр катнашучы чакырыла.

Фестиваль кысаларында түбәндәге сынаулар узачак:

Аркага яткан хәлдә гәүдәне күтәрү (2-9 баскыч).

Көч гимнастикасы: малайларга – югары аркылы борыста тартылу (2-9 баскыч) яки 16 килограммлы гер күтәрү (5-9 баскыч), кызларга – йөзтүбән яткан килеш кулларга таянып, аларны бөгү һәм турайту (2-9 баскыч).

Ике аяк белән урыннан этелеп, озынлыкка сикерү (2-7 этап). 

Эскәмиягә басып, алга таба бөгелү (2-9 баскыч).

1000 метрга (2,3,8,9 баскыч), 2000 метрга (4, 5, 6, 7 баскыч) чаңгыда йөгерү.

Шәхси зачетта җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнә.

Сынаулар турындагы барлык мәгълүмат ГТОның бердәм системасына кертеләчәк.

“Чаңгыда йөгерү” Кама Тамагы штпның Үзәк стадионында “Россия чаңгы юллары" кысаларында уздырылачак.

Катнашу өчен гаризаны gto.kamskoyeuste@bk.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев