Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көзге йөгереш узды

Үзәк стадионда узган йөгерештә 200 гә якын спортчы катнашты.

Алар арасында мәктәп укучылары, белем бирү учреждениеләре педагоглары, шулай ук кайбер оешма хезмәткәрләре катнашты.

Иң шәп йөгерешчеләр грамоталарга һәм акчалата сертификатларга лаек булды.

Районның иң яхшы җиңел атлетларын бүләкләү иң нәни йөгерешчеләрдән башланды. Болар – Әмир Ильин (3 яшь) һәм Алия Каюмова (4 яшь).

«Әмирнең абыйсы Тимур өч яшеннән кросста катнаша, ләкин быел бераз авырып китте. Әмир, абыйсыннан үрнәк алып, шулай ук йөгерергә теләген белдерде», – диде малайларның әтиләре Альберт Ильин.

Алия дә балачактан ук каратэ, бадминтон һәм йөзү белән шөгыльләнүче абыйларыннан илһам ала. Ул үзе нәфис гимнастика белән шөгыльләнергә хыяллана.

6-11 яшьлек малайлар арасында Самат Җәләлиев (Иске Казиле урта мәктәбе) җиңүче булды. Икенче урында Радель Гыймадиев (Кама Тамагы урта мәктәбе), өченче урында Азамат Гыйләҗев (Кама Тамагы татар урта мәктәбе).

Кызлар арасында бу яшь категориясендә беренче урынны Рәзинә Сабирҗанова (Кама Тамагы татар урта мәктәбе), икенче урынны Ульяна Сорокина (Сөйки урта мәктәбе), өченче урынны Илгинә Габделхәева (Кама Тамагы урта мәктәбе) алды.

12-15 яшьлек малайлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:

Михаил Яранов (Затон урта мәктәбе) – I урын, Илнат Гыйләҗев (Кама Тамагы татар урта мәктәбе)-II урын, Артур Гафиуллин (Кама Тамагы урта мәктәбе) – III урын.

Ярышларда яшьтәшләре арасында беренче булып финишка Язилә Җиһангирова (Иске Казиле урта мәктәбе) килде, икенче урында – Зәринә Гыйләҗева (Иске Казиле урта мәктәбе), өченче урында – Милана Касьянова (Кама Тамагы урта мәктәбе) килде.

16-18 яшьлек егетләр арасында иң яхшы нәтиҗәгә Алмаз Гайнуллин (Кама Тамагы урта мәктәбе) иреште, аннан соң Булат Айсин (Кама Тамагы урта мәктәбе) һәм Фәнил Гыйззәтуллин (Иске Казиле урта мәктәбе) килделәр. Бу яшь категориясендәге кызлар арасында Зилә Нәбиуллина (Иске Казиле урта мәктәбе) көндәшләренә җиңү мөмкинлеге калдырмады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аңа 11 яшь кенә, әмма шуңа да карамастан, ул өлкәнрәкләр белән йөгерергә карар иткән. Икенче нәтиҗә Владислава Забегинада. Призерлар өчлеген Валерия Мокшина (Рудник урта мәктәбе) тәмамлады.

19-30 яшьлек ир-атлар арасында иң җитезе спорт мәктәбе тренеры Алексей Гончаров булды. Икенче урында – Иске Казиле урта мәктәбе укытучысы Ранис Кәримов. Хатын-кызлар арасында иң оста йөгерешчеләр – Ләйсән Рәхимова (үзәк район хастаханәсе), Любовь Сороковнина (социаль яклау бүлеге).

31-45 яшьлекләр төркемендә иң яхшы нәтиҗәләрне Лилия Мөхәммәтшина («Салават күпере» балалар бакчасы), Ольга Кондратенко (китапханә), Елена Зарипова (социаль яклау бүлеге) күрсәтте. Ир-атлар арасында Кама Тамагы татар урта мәктәбе укытучысы Ленар Айсинга тиңнәр табылмады. Икенче урында  – Илфат Ибниев (социаль яклау бүлеге).

46 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар төркемендә Рамил Моталипов («Салават күпере» балалар бакчасы) катнашты.

Бу яшь төркемендә хатын-кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәне Рания Вафина (үзәк район хастаханәсе), Альбина Зиннәтуллина, Надежда Рябова күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев