Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кама Тамагыннан абсолют чемпион

Мәскәү өлкәсенең Раменское шәһәрендә бадминтон буенча Россия беренчелеге ярышлары узды.

Кама Тамагыннан Ислам Сәйфиев терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килгән 17 яшькә кадәрге балалар арасында бадминтон буенча Россия Беренчелегенең абсолют чемпионы булды. Аның тренеры Альберт Ильин I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

– Ислам бадминтон белән ике ел шөгыльләнә, - ди Альберт Ильин. - Узган ел ул парабадминтон буенча яшүсмерләр арасында Россиянең абсолют чемпионы булды, быел үз титулын раслады. Үз күрсәткечләре нәтиҗәсендә, Россиянең яшүсмерләр җыелма командасы составына һәм парабадминтон буенча Татарстан Республикасының өлкәннәр җыелма командасы составына керде. Бүген бу Россиянең беренче ракеткасы һәм киләсе елда ул инде илнең өлкәннәр җыелма командасы составына керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев