Кама Тамагында тантаналы рәвештә футбол манежы ачылды
Каматамагылыларның шатлыгын уртаклашырга РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Думасы депутатлары, министрлар, «Рубин» футбол клубы һәм Футбол федерациясе җитәкчеләре, район һәм алдынгы оешмалар җитәкчеләре, төзүчеләр килгән иде.
Район башлыгы Наил Вазыйхов билгеләп үткәнчә, «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль программасы буенча бер елдан да азрак вакыт эчендә төзелгән спорт объекты ачылышы – 2024 елдагы мөһим вакыйгаларның берсе.
– Хәзер барлык футболчыларыбыз – иң кечкенәләре дә, тәҗрибәлеләре дә ел әйләнәсе яраткан спорт төре белән шөгыльләнә алачак, - диде Наил Альберт улы. – Спорт комплексының гомуми залында үз чиратыңны көтәргә кирәкми, түбәсе булган җылы манежда уйнарга була.
Бинада, ясалма газонлы футбол кырыннан тыш, административ бүлмә, кием алыштыру һәм юыну бүлмәләре, санузеллар бар, манеж ачылган көнне объектны газ челтәренә тоташтыруга рөхсәт бирелгән.
Төзүчеләр яңа спорт объектының символик ачкычын спорт мәктәбе директоры Эльвира Ильинага тапшырды. «Рубин» яшүсмерләр җыелма командасы футболчылары малайлар өчен мастер-класслар үткәрде, безнекеләр дә тиз генә уенга керешеп киттеләр һәм бик теләп һөнәриләр капкасына туплар керттеләр. Сүз уңаеннан, «Рубин» клубы, манеж ачылу белән котлап, безнең спортчыларга бик күп футбол туплары бүләк итте.
«Без бу спорт объекты төзелүгә бик шат, - диде футбол буенча тренер Ришат Хананов. - Хәзер футболчыларның үз манежлары бар, анда ел әйләнәсе, теләсә нинди һава торышында шөгыльләнергә була. Быел без, һава торышы яхшы булганда, ноябрьгә кадәр диярлек стадионда шөгыльләндек. Ә аннары күнекмәләр тукталды, безне «Акчарлак» комплексының зур залындагы шөгыльләр графигына кертмәделәр, чөнки тиздән манежга күчәчәгебез билгеле иде. Яңа футбол манежы тренерлар алдына егетләрдән чын чемпионнар тәрбияләү бурычы куя, һәм без моңа омтылачакбыз».
Бәйрәмгә килгән барлык кунаклар: депутатлар, министрлар, футболчылар бер үк теләктә иде: «Мондый бер дигән манежда сез, балалар, спортның бу төрендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешерсез дип ышанабыз, уңышлар сезгә!».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев