Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кама Тамагы районы командасы самбо буенча ярышларда уңышлы чыгыш ясады

Кама Тамагы самбочылары Буада узган зона ярышларының пьедесталына күтәрелделәр.

22 апрельдә Кама Тамагы районы Буа шәһәрендә узган Самбо ярышларында өченче гомумкоманда урынын яулады.

Катлаулы көрәштә яшь спортчылар яхшы нәтиҗәләргә ирешә алды.

Шәхси беренчелектә 2008-2010 елларда туган кызлар арасында, 50 кг авырлык категориясендә Ирина Идиятуллина 1 урынны яулады.

Рамзан Идрисов 2013 елгы һәм аннан өлкәнрәк малайлар арасында 25 кг авырлык категориясендә беренче урынны алды.

Әскәр Маннапов шул ук яшь һәм авырлык категориясендә икенче булды. Ризван Шәйхиев та шундый нәтиҗәгә иреште. Спортчыларның барысы да «Рекорд» спорт клубы исеменнән чыгыш ясый.

3 урынны Илһан Заһиров (46 кг, 2010-2011 елларда туган малайлар арасында); Кәрим Шәйхиев 47 кг, 2008-2009 елгылар; Ярослав Поздняков 25 кг, 2013 һәм аннан өлкәнрәк; Тимур Әхмәтҗанов 38 кг, 2013-2012 елгылар; Артур Әхмәтҗанов 25 кг, 2012-2013 елгылар; Савелий Макаров, 36 кг, 2010-2011 елгылар.

Җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев