Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кама Тамагы районы ГТО нормаларын тапшыру буенча гомумреспублика рейтингында югарыга күтәрелде

Район хакимиятендә узган киңәшмәдә халыкны физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү мәсьәләләре каралды.

Болар – районда яшәүчеләрнең ГТО тапшыруы, район Спартакиадасын үткәрү, барлык спорт корылмаларыннан максатчан файдалану һәм башкалар.

Теманы үз чыгышында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илназ Хөснетдинов яктыртты.

Илназ Хәлим улы ГТО тапшыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, узган чор белән чагыштырганда, АИСта теркәлгәннәр саны 120 кешегә арткан. Хәзер ул 3919 кешегә җиткән, бу халыкның 28% тан артыгын тәшкил итә. ГТО билгеләренә нормативларны үтәгән кешеләр саны 48 гә арткан, барлыгы 1293 кеше яки 9,35%. Нәтиҗәдә әлеге күрсәткечләр буенча гомумреспублика рейтингында Кама Тамагы районы 22 нче урыннан 17 нче урынга күтәрелгән, бу куандыра.

Әмма иң мөһиме – физик культура белән шөгыльләнүгә күбрәк кеше җәлеп ителә. Мәсәлән, узган ике атна эчендә генә дә хакимияттә эшләүче 46 хезмәткәр ГТО нормативларын тапшырган, тагын 9 кеше моны якын арада башкарырга ниятли. Үзәкләштерелгән бухгалтериядән ГТО нормаларын 22 хезмәткәр һәм Тәмте штп советының барлык хезмәткәрләре тапшырган.

Үзәк район хастаханәсе коллективы да сәламәтлеккә юлның актив яшәү рәвеше һәм хәрәкәт аша икәнен үз үрнәкләрендә күрсәтү өчен ГТО тапшыруда катнашырга планлаштыра.

Район башлыгы Наил Вазыйхов барлык җитәкчеләрне үз коллективлары белән бергә ГТО нормаларын тапшырырга чакырды.

Киңәшмәдә район оешмалары арасында Спартакиада барышы турында да сөйләштеләр. 4 ноябрьдә чара тантаналы рәвештә ачылды. Ярышлар ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол белән башланды. Катнашу өчен гаризалар барлыгы 5 оешмадан килгән, болар: хакимият, мәгариф идарәсе, мәдәният бүлеге, спорт учреждениеләре һәм үзәк район хастаханәсе. Уен нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар командалары арасында бишенче урынны – мәдәният хезмәткәрләре командасы, дүртенче урынны – районның спорт учреждениеләре хезмәткәрләре, өченче урынны мәгариф хезмәткәрләре алды. Ир-атлар командалары арасында мәдәният хезмәткәрләре – бишенче, үзәк район хастаханәсе – дүртенче, район хакимияте командасы өченче урынны алды. 9 декабрьдә ярышларның йомгаклау этабы узачак, анда беренче һәм икенче урыннар өчен үзәк район хастаханәсенең һәм хакимиятнең хатын-кызлар командалары, спорт учреждениеләренең һәм мәгариф бүлегенең ир-атлар командалары көч сынашачак.

11 ноябрьдә спартакиада кысаларында мини-футбол буенча турнир узды. Анда барлыгы 7 команда катнашты. 7 нче урынны хакимият командасы, 6 нчы урынны коммуналь челтәрләр, 5 нче урынны мәдәният хезмәткәрләре, 4 нче урынны спорт учреждениеләре, 3 нче урынны “Август” командасы алды. Финалда мәгариф һәм юл идарәсе хезмәткәрләре командалары уйнаячак.

18 ноябрьдә йөзү һәм өстәл теннисы буенча ярышлар уздыру планлаштырыла. Ә 9 декабрьдә финал уеннарыннан тыш спорт эстафеталары да узачак. Оештыручылар катнашучылардан гаризалар көтә.

Чыгышының азагында Илназ Хөснетдинов спорт чараларында катнашкан хезмәт коллективларына рәхмәт белдерде. Ярышлар актив, барлык спортчылар өчен дә файдалы узган.

Наил Вазыйхов, залдагыларга мөрәҗәгать итеп, мөмкин кадәр күбрәк кешене спорт секцияләренә, сәламәт яшәү рәвешенә, физик активлыкка җәлеп итәргә кирәклеген билгеләп үтте: «Бу бик мөһим, мин бу мәсьәләгә җитди каравыгызны үтенәм. Авыл җирлекләре башлыклары үз хезмәткәрләре белән бергә ГТО нормаларын тапшырырга тиеш. Барлык хезмәт коллективларына да спартакиада ярышларына активрак кушылырга кирәк!», - диде ул.

Наил Альберт улы районның сәнәгать предприятиеләренең спорт ярышларында катнашмавын билгеләп үтте һәм командалар җыярга, катнашу өчен гаризалар әзерләргә киңәш итте. «Спорт – ул сәламәтлек, телевизор каршында утырганчы, берничә сәгатьне актив хәрәкәт итеп үткәрү яхшырак. Һәм үз командаларыгыз өчен җан атарга килегез, судьялар да моны бәяләячәк».

Район башлыгы ярышларны карарга шәхсән үзе дә килүен, әмма, кызганыч, җанатарларның аз булуын билгеләп үтте...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев