Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кама Тамагы командасы көмеш медаль яулады

Безнең самбочылар Тәтеш шәһәрендә Бөтенроссия самбо көненә багышланган ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар.

Тәтештә чын спорт бәйрәме булды, биредә көрәш келәмендә самбо сөючеләр очрашты һәм алар җиңүләрен илебездә иң популяр булган спорт төрләренең берсенә багышлады. 
Катнашучыларны Тәтеш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Николаева сәламләде.

- «Рекорд-Кама Тамагы» клубы спортчылары, бу турнирда самбоның туган көне уңаеннан чыгыш ясап (ә бу спорт төре 1939 елның 16 ноябрендә барлыкка килгән), яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, – диде югары категорияле тренер һәм СССРның спорт мастеры, «Рекорд» спорт клубы самбочылары тренеры Сергей Федоров. - ТР ДОСААФның Тәтеш автомәктәбе командасы составында Кама Тамагыннан 6 самбочы катнашты. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә беренче урыннарны Ярослав Поздняков (авырлык категориясе 25 кг) һәм Тимур Әхмәтҗанов (авырлык категориясе 31 кг) яулады, икенче урында – Кама Тамагы мәктәбеннән Арслан Идиятуллин (авырлык категориясе 28 кг). Бронза призерлар – Рамзан Гыйззәтуллин (Кама Тамагы татар мәктәбе), Кама Тамагы мәктәбеннән Артур Әхмәтҗанов һәм Эльмир Гаязов.

Нәтиҗәдә капитан Тимур Әхмәтҗанов җитәкчеле- гендәге Кама Тамагы командасы лаеклы рәвештә икенче урынны алды. 

Сергей Васильевич әйтүенчә, ярышларда 100 кеше катнашкан, ә иң күп санлысы Тәтеш кадет интернат-мәктәбе командасы булган, аннан 30 дан артык самбочы килгән. Интернат-мәктәп директоры Вил Нуруллинга, ТР ДОСААФның Тәтеш автомәктәбе җитәкчесе Александр Колсановка, шулай ук самбо секциясе эшендә актив катнашкан ата-аналарга республика районнарында самбоны үстерүгә керткән өлешләре өчен самбоның туган көне уңаеннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.  

Барлык спортчыларга да Бөтенроссия самбо көненә махсус әзерләнгән торт бүләк ителде, шулай ук «Иң яхшы ыргыту», «Җиңүгә омтылыш өчен» һәм «Турнирның иң яхшы көрәшчесе» номи- нацияләрендә акчалата призлар белән бүләкләнделәр, аларны ТР Актаныш районының «Чишмә» ҖЧҖ (башкарма директоры Салават Шәрифуллин) тәкъдим итте.

Турнирны Александр Колсанов җитәкчелегендәге ТР ДОСААФның Тәтеш автомәктәбе оештырды. Ә без «Рекорд-Кама Тамагы» спорт клубы командасын чираттагы җиңүе белән котлыйбыз һәм аларга алга таба да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев