Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

ГТО нормаларын тапшыру өчен яңа спорт мәйданчыгы ачылды

Тәмтедә күп функцияле комплекс федераль, төбәк һәм муниципаль бюджетлар хисабына «Спорт – тормыш нормасы» проекты кысаларында төзелде.

Бу комплексның ничек кулланылуы турында Тәмте урта мәктәбе педагогы Ольга Сундуковадан белдек.

Ольга Владимировна мәктәптә 1998 елдан бирле хезмәт куя, башта өстәмә белем бирү педагогы булып эшли, волейбол буенча секцияләр алып бара, ә 2006 елда әлеге мәктәпнең физкультура укытучысы итеп билгеләнә. Педагог үз укучыларында балачактан ук спортка һәм физик культурага мәхәббәт тәрбияли, аның укучыларының берсе Сергей Жижилев Идел буе спорт һәм туризм академиясен тәмамлаган.

– Укучыларыгыз арасында нинди спорт төрләре популяр?

– Балалар командалы спорт төрләренә – волейбол, баскетбол, футболга өстенлек бирәләр. Безнең командалар бу төрдәге район ярышларында күп тапкырлар призер булды.

– Сез, педагог буларак, авылда шундый күп функцияле мәйданчык барлыкка килүдән канәгатьме?

– Бу искиткеч комплекс, без аны физкультура дәресләрендә актив кулланабыз, чөнки анда ыргыту, озынлыкка сикерү, аркылы борыста күтәрелү, бөгелү өчен мәйданчыклар һәм снарядлар, ягъни ГТО тапшыруга әзерләнү өчен генә түгел, ә физкультура дәресләре өчен дә кирәкле барлык нәрсәләр бар.

Балалар анда рәхәтләнеп шөгыльләнәләр, көн саен дәресләрнең нәкъ менә мәйданчыкта узуын сорыйлар. Тәнәфесләрдә, әлегә көннәр җылы вакытта, югары сыйныф укучылары анда даими рәвештә мускулларын ныгыталар, тренажерларда шөгыльләнәләр.  Бу бик яхшы комплекс һәм бездә ГТО алтын билгесе ияләренең саны артыр дип өметләнәбез.

Спорт мәктәбе мәгълүматлары буенча, узган уку елында Тәмте урта мәктәбенең 60 укучысына ГТОның көмеш һәм 2 укучысына алтын билгеләре тапшырылды. Хәзер балаларның әзерлек дәрәҗәләрен тагын да арттыру өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар.

– Сез Җәйге ГТО фестивалендә катнашачаксызмы?

– Әйе, без мәктәп укучылары командасыннан комплексның һәр баскычына бер вәкил әзерлибез. Балалар яхшы нәтиҗәләр күрсәтер дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев