Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Декабрь турниры узды

Кама Тамагы урта мәктәбе һәм «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында ир-атлар командалары арасында «Торпедо» командасы кубогына волейбол турниры булып узды.

Ярышларда «Импульс», «Факел», Олы Кариле һәм Кама Тамагы мәктәпләре командалары, «Торпедо», «Идел-Кама» һәм «Легион» командалары катнашты. Волейбол турниры нәтиҗәләре буенча «Факел» командасы финалда «Торпедо» командасын җиңде, өченче урынны «Импульс» командасы яулады.

 - Быел бу турнирда өч мәктәп командасы катнаша, егетләр тырыша, җиңәргә теләкләре бар – бу куандыра, - диде волейбол турнирларын оештыручыларның берсе Рамил Дәүләтшин. - Бу командалар арасында Олы Кариле мәктәбе командасы аерылып тора. Алар турнирда икенче ел катнаша һәм уйнау тәҗрибәсенә ия булуларын күрсәтә. Физкультура укытучысы – тренер Исмәгыйль Нуруллин сүзләренчә, егетләр турнирларга тырышып әзерләнәләр, көндәлек күнекмәләрне үткәрәләр, чөнки турнирда катнашучыларның көчле, уенда көндәшлекнең югары булуын белә.

Турнирның иганәчесе – «Торпедо» командасы. Без команда капитаны Алексей Гончаров белән сөйләштек.

- Безнең команда җыелма, мин бөтен район буенча уенчылар җыйдым, баланслы команда тупларга тырыштым, көчле коллектив җыйдым дип саныйм, - диде ул. - Командабыз составына тәҗрибәле волейболчы Иван Ильин, яшь спортчылар – Никита Мокшин (Кама Тамагы), Петр Мингилев һәм Олег Чередилин (Сөйки), Илдан Талипов (Олы Кариле), мин һәм Кече Салтыктан тагын ике запас уенчы Әмир һәм Альмир Айсиннар керде. Командага инде бер ел, без турнир нәтиҗәләре буенча яхшы уен күрсәттек.

Район волейболчылары ассоциациясе очраклы рәвештә оешкан командалардан китә. Даими командаларның составлары билгеләнде, аларның һәркайсы ел саен бер волейбол турниры уздыра һәм аңа иганәчелек итә. Сезон дәвамында барлыгы 9 турнир үткәрәчәкбез. Ә сезон май аенда район башлыгы кубогына булган турнир белән тәмамланачак.

Без яшьләр һәм спорт бүлегенә һәм аның җитәкчесе Илназ Хөснетдиновка турнирны оештырудагы ярдәме өчен рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев