Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Безнең самбочылар – Буа турниры призерлары

Узган шимбәдә Буаның «Батыр» спорт комплексында спортчы Камил Кәримов истәлегенә багышланган самбо буенча ачык районара турнир узды. Анда безнең спортчылар үзләрен иң яхшы яктан күрсәтте.

Кама Тамагы самбочылары командасы районда гына түгел, аннан читтә дә ачык турнирларда даими катнаша. Бу юлы да каматамагылылар Буада 2014 елгы малайлар, 2009 елгы һәм аннан кечерәк кызлар арасында самбо буенча ярышларда катнашты. «Батыр» спорт комплексының көрәш залында чыгыш ясап, безнең спортчылар районара ярышларда бронза призерлар булды.

– «Рекорд-Кама Тамагы» спорт клубы спортчылары, самбо көрәше буенча республика турнирында чыгыш ясап, бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, – дип уртаклашты  клубның тренеры Сергей Федоров. – Кама Тамагы татар урта мәктәбеннән Рамзан Гыйззәтуллин (авырлык категориясе – 30 кг) беренче урынга чыкты, Артур Әхмәтҗанов 25 кг авырлык категориясендә җиңү яулады, ә Тимур Әхмәтҗанов 36 кг авырлык категориясендә җиңүче булды (икесе дә Кама Тамагы урта мәктәбеннән), Ярослав Поздняков һәм Илмир Хафизов 3 призлы урын яуладылар (авырлык категориясе 25 кг һәм алар шулай ук Кама Тамагы мәктәбе укучылары). Нәтиҗәдә безнең команда гомумкоманда буенча өченче урынны алды.

Ярышлар нәтиҗәсендә турнир иң көчлеләрне ачыклады, яшь самбочыларның спорт осталыгы арта, ә без «Рекорд-Кама Тамагы»  клубы командасын чираттагы җиңүе белән котлыйбыз һәм аларга көрәш келәмендә алга таба уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев