Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алга омтылалар һәм җиңү яулыйлар

Светлана Никаншина бер урында гына тормый: ул спорт ярышларында да катнаша, җыр фестивальләре дә аннан башка узмый, район инвалидлар җәмгыятенә җитәкчелек итәргә дә өлгерә.

Социаль-мәдәни эшчәнлек буенча булачак белгеч

Бу юлы да аның бадминтон буенча Россия Кубогында катнашуы, парлы һәм ялгыз разрядларда бронза медаль яулавы турында тулырак белергә теләп шалтыраткач, Светлана үзенең Алабугада булуы турында әйтте.

– Ноябрь башында Мәскәү өлкәсеннән кайттым, Раменское шәһәренең «Борисоглебский» спорт комплексында терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килгән кешеләр арасында бадминтон буенча Россия Кубогы узды, - диде Светлана Викторовна. - Ә инде 7 ноябрьдән мин Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укуда…

Барлык спорт, иҗади һәм иҗтимагый казанышларына өстәп, Светлана читтән торып уку бүлегенең 2 курс студенты да икән әле.

– Социаль-мәдәни эшчәнлек буенча белгечлеккә укыйм, - диде ул.

Шул рәвешле, ветераннар оешмасының район бүлекчәсе рәисе һәм районда популярлык казанган «Оберег» вокаль ансамбле җитәкчесе буларак, ул ирешелгәндә тукталып калмый, үсешен һәм камилләшүен дәвам итә…

Медальләр кискен көрәштә яуланган

Раменскийда, терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килгән кешеләр арасында бадминтон буенча Россия Кубогында Россия Федерациясенең 19 субъектыннан 70 тән артык спортчы медаль өчен көрәшкән, шуңа күрә көндәшлек дәрәҗәсе югары булган дияргә була. Биредә чыннан да көчле кешеләр җыелган, аларның һәркайсының үз язмышы. Унсигез ел элек авариягә юлыккан язмабыз герое кебек, кемнеңдер тормышында фаҗигале хәл булган, кемдер тумыштан инвалид. Спортчылар арасында барлыгы 6 спорт-функциональ сыйныф бар, болар: WH1 һәм WH2 – инвалид арбасындагы спортчылар, SL3, SL4, SU5 – «басып» чыгыш ясаучы спортчылар һәм SS6 – кечкенә буйлы спортчылар. Әмма, сәламәтлеккә бәйле проблемаларга карамастан, параспортчылар – спортта мөмкинлекләре чикләнмәгән кешеләр, моны безнең спортчыбыз да исбатлады. WH1 һәм WH2 спорт классында чыгыш ясап, ул парлы һәм ялгыз разрядта ике бронза медаль яулады.

Шулай итеп, Светлананың спорт казанышлары җыелмасында Россия спорт министры Михаил Дегтярев имзасы куелган III дәрәҗә дипломнары да урын алды.

Безнең районда – уникаль спортчылар

– Республика Спорт министрлыгының спорт һәм физкультура чаралары буенча календарь планы нигезендә 23 ноябрьдә узып баручы спорт елына йомгак ясалачак. Шул уңайдан иң яхшы спортчыларыбыз һәм спорт-адаптив хәрәкәт активистлары Казанга чакырылды. Әлбәттә, безнең командада параармрестлинг буенча быел Россия чемпионы исеменә лаек булган Динар Мифтахов та бар, ул күптән түгел Алабугада җиңү яулады, анда терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр арасында кул көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Динар – армрестлинг буенча Россия спорт мастеры, безнең район данын лаеклы рәвештә яклап, җиңүгә иреште, – диде Светлана Викторовна. Шулай итеп, Алабугада укуы тәмамлануга, ул икенче көнне үк Казанга барачак.   

Бу яшь һәм шат күңелле ханым, Динар Мифтахов кебек үк, шулай ук спорт мастеры, шуңа күрә районыбызда зур ихтыяр көченә ия һәм чын мәгънәсендә чиксез сәләтле искиткеч спортчылар яши. Ә иң мөһиме, алар үз-үзләренә бикләнмәгәннәр, фаҗига тормышларын көтмәгәндә икегә бүлсә дә, бернигә дә карамастан, алга баралар һәм җиңүләр яулыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев