Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Акчарлак» спорт комплексында милли көрәш турниры булып узды

Анда Идел аръягы зонасының биш районы – Апас, Буа, Яшел Үзән, Кайбыч һәм Кама Тамагы районнары спортчылары катнашты. Ярышларга 60 көрәшче килгән иде.

Ярышларның баш хөкемдары Әүхәт Мөхәммәдиев газетага турнирның якташыбыз Ринат Гатин истәлегенә багышлануы турында хәбәр итте.

Ринат Гатин 1941 елның февралендә Кече Бортас авылында туган, 1967 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Аның бөтен хезмәт биографиясе авыл хуҗалыгы белән бәйле, әмма эштән тыш, ул авылда үзенең яраткан спорт төрен – милли көрәшне үстергән. Нәтиҗәдә ул Татарстан Республикасының атказанган тренеры булган.

Ринат Гомәр улы районда танылган кеше, ул чын мәгънәсендә легенда, «Татарстан Республикасының атказанган агрономы», «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исемнәренә ия, СССРның Почет билгесе ордены, «Хезмәт ветераны» медале, «ТАССРның иң яхшы тренеры» билгесе һәм «Татарстан Республикасында милли көрәшне үстерүгә керткән өлеше өчен» алтын билгесе белән бүләкләнгән.

Спортчыларны район башлыгы Наил Вазыхов һәм «Көрәш» федерациясе директоры Марсель Таһиров сәламләде.

Ярышлар кичкә кадәр дәвам итте, аннан соң җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев