Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

10 декабрь – Бөтендөнья футбол көне

Бәйрәм рәсми характерда түгел, ял көне буларак та кертелмәгән, моңа карамастан, ул төрле кешеләр арасында зур популярлыкка ия.

Футбол күпчелек кешеләр өчен уен гына түгел, яшәү рәвешенә әверелгән. ФИФА да теркәлгән статистика буенча, 2001 елда планетада миллион ярымнан артык команда һәм 300 000 профессиональ клуб исәпләнгән. Бүген футбол башка спорт уеннары арасында бәхәссез рәвештә алдынгылыкны биләп тора.

Безнең район футболчылары бәйрәмне җиңү белән каршылый. Ноябрь аенда гына да районның төрле яшьтәге футбол командалары алты спорт турнирында җиңүче һәм призер булды.

Бер ай элек район футбол командасы 12-13 яшьлек яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча ТР Беренчелеге финалына чыкты. Ул вакытта мәйданчыкта алдынгылык өчен Кама Тамагы, Буа, Тәтеш, Чүпрәле районнарыннан һәм Осиново поселогыннан биш команда көч сынашты. Тренер Евгений Шалдыбин җитәкчелегендәге безнең футболчылар өч уенда җиңү яулады, бары тик бер уенда гына җиңелделәр, бу аларга ярышлар финалына чыгу мөмкинлеге бирде.

Айның икенче ункөлегендә Яшел Үзән районында 2012-2013 елгы малайлар арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегенең зона ярышлары узды.
Җиңү өчен Буа, Тәтеш, Апас, Осиново, Васильеводан җиде көчле команда һәм безнең районнан ике команда көрәште. Тренер-укытучы Дмитрий Фролов җитәкчелегендәге «Кама-2» командасы искиткеч уен күрсәтте һәм өченче урынны яулады. 

Берничә көннән Буада 14-15 яшьлек егетләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона уеннары узды. Ярышларда Чүпрәле, Кама Тамагы һәм Буа районнары командалары катнашты. Уеннарның нәтиҗәсе буенча безнең спорт мәктәбе командасы икенче урынны алды. 

20-21 ноябрьдә Буада 2014 елгы малайлар арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона ярышлары узды, анда тренер Дмитрий Фролов җитәкчелегендә Кама Тамагы районы спорт мәктәбе командасы катнашты. Кискен көрәш, каршы һөҗүмнәр һәм яхшы куелган саклану безнең командага беренче урынны яуларга ярдәм итте. Егетләр Буа, Апас һәм Тәтеш командаларыннан биш көндәш команданы артта калдырды.

Ай ахырында безнең футболчылар ТР Беренчелегенең Кече кубогы өчен ярышларда катнашты. Мини-футбол буенча ярышлар Бөгелмәдә узды, анда Бөгелмә, Байлар Сабасы, Яңа Чишмә, Нурлат, Лениногорск һәм Кама Тамагыннан 2006-2007 елгы егетләр катнашты. Нәтиҗәдә спорт мәктәбе командасы Кече кубокның бронза призеры булды.

2 декабрьдә Буада 2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча ТР Беренчелеге уеннары тәмамланды. Ярышларда республиканың иң көчле 11 командасы катнашты. Төркем этабыннан соң район командасы Б дивизионының алгы этабына узды һәм анда өченче мактаулы урынны алды. Спортчылар тренерлар Ришат Хананов һәм Евгений Шалдыбин җитәкчелегендә югары казанышларга иреште. Бу казанышларның барысы да – ел дәвамында даими күнекмәләр башкару нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев