Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Флюорография үтүдән баш тартмагыз

Ел саен 24 мартта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне үткәрелә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча планета халкының өчтән бер өлеше туберкулез микобактериясе белән зарарланган. Дөньяда ел саен 10 миллионнан артык кеше туберкулез белән авырый, шуларның 1 миллионнан артыгы – балалар. Дөньяда туберкулез йогышлы авырулардан үлүнең икенче мөһим сәбәбе булып тора, беренчесе – COVID-19 (үлүчеләр саны күрсәткече ВИЧ-инфекция һәм СПИДтан югарырак). Бүгенге көндә туберкулез Россия Федерациясе өчен социаль әһәмиятле инфекцияләрнең берсе.
Татарстанда узган ел йомгаклары буенча авыру күрсәткече 100 мең кешегә 22 тәшкил иткән, 881 яңа очрак теркәлгән. Республикада туберкулез белән авыру дәрәҗәсе гомумроссиянекеннән түбән булса да, инфекция куркыныч уятмый дип уйларга кирәкми. Республиканың 13 муниципаль берәмлегендә туберкулез белән авыру республика күрсәткеченнән югарырак. Авыру очракларының иң күбе Спас һәм Яңа Чишмә районнарында (2,5 тапкыр), Югары Ослан районында (2,3 тапкыр) күзәтелә.

Авыручыларның төп өлеше – эшкә сәләтле кешеләр, нигездә бу 18-49 яшьлек шәһәр халкы, алар барлык авырулар санының 53,6% ын тәшкил итә. 2023 елда туберкулез белән 14 яшькә кадәрге 23 бала һәм 15 яшьтән 18 яшькә кадәрге 4 яшүсмер авырган. Балаларның авыруы өлкәннәр арасында туберкулез инфекциясенең ачыкланмаган чыганаклары барлыгын күрсәтә.

Туберкулезның беренче билгеләре сизелми һәм кеше аларга игътибар итми. Нәкъ менә бу медицина ярдәме сорап соңрак мөрәҗәгать итүгә һәм нәтиҗәдә туберкулезны вакытында ачыкламауга китерә. Туберкулезны иртә ачыклау максатыннан өлкәннәр вакытында флюорографик тикшерү, ә балалар иммунодиагностика үтәргә тиеш. Безнең илдә халыкка флюорография үткәрү 50 нче елларда кертелгән һәм ул туберкулезны гына түгел, сулыш органнарындагы башка авыруларны да иртә ачыклауның нәтиҗәле ысулы буларак үзен тулысынча аклый.

Балаларны профилактик тикшерү өчен төп ысул – иммунодиагностика. Бары табиб кына иммунодиагностика нәтиҗәләре буенча инфекция дәрәҗәсен ачыклый һәм алга таба тикшеренү һәм күзәтү билгели ала. Манту яки диаскинтестның уңай нәтиҗәсе – ата-анага баласының сәламәтлегенә игътибарлырак булуга сәбәп. 

Онытмагыз, гасырның соңгы чирегендә туберкулезны диагностикалау һәм дәвалауның нәтиҗәле ысуллары ярдәмендә бөтен дөнья буенча 75 миллион кешенең гомере сакланып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев