Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлекне саклау

Авыл табибы киңәш итә

2022 елның беренче яртыеллыгында алты каматамагылыга кискен миокард инфаркты диагнозы куелган. Бу хакта участок табиб-терапевты, Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе кардиологы Мария Маврина сөйләде.

Мария Николаевна куркыныч янау төркеменә кемнәр керергә мөмкинлеген атады һәм беренче билгеләр барлыкка килгәндә нишләргә кирәген аңлатты.

Мария Николаевна «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын, «Терапия» белгечлеге буенча интернатураны тәмамлаган. Кардиология буенча сертификатка ия. 2016 елда укуын тәмамлап, Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенә эшкә урнашкан.

Бөтен ил буенча эшләп килүче һәм авыл җирлегенә белгечләрне җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Земский доктор» программасы ярдәмендә безнең хастаханәдә перспективалы яшь белгеч барлыкка килде.

Әмма Кама Тамагы районын ул очраклы гына сайламаган. Аның ире күрше Тәтеш районыннан, ә безнең район үзенең табигате һәм Казанга якын булуы белән җәлеп иткән. Шуңа күрә яшь гаилә Казаннан бирегә күченеп килгән дә.

Мария Маврина профессиональлеге һәм белемле булуы нәтиҗәсендә хезмәттәшләре арасында зур хөрмәткә ия һәм пациентларның ышанычын яулаган. Җитәкчелек билгеләп үткәнчә, эш күрсәткечләре буенча: диспансерлаштыру, шул исәптән тирәнтен диспансерлаштыру, һөнәри тикшерүләр үткәрү буенча Мария Николаевна район хастаханәләре табиблары арасында алдынгылар арасында.

Табиб районда яшәүчеләр өчен миокард инфаркты кебек куркыныч авыру турында мәгълүмат бирде.

Миокард инфаркты – ул, кагыйдә буларак, коронар артериянең тромбозы (томалануы) нәтиҗәсендә барлыкка килгән авыру.

Тромб еш кына атеросклеротик төен өзелгән урында барлыкка килә. Шуңа күрә холестерин дәрәҗәсе югары булган кешеләргә аны контрольдә тоту һәм киметү бик мөһим.

Мария Николаевна билгеләп үткәнчә, инфаркт 60 яшькә кадәрге ир-атлар арасында, хатын-кызларга караганда, 3-4 тапкыр ешрак очрый, әмма 75 яшьтән өлкәнрәкләр төркемендә күбрәк хатын-кызларда теркәлә.

Моны статистика да раслый: 2022 елның 6 ае эчендә районда алты ир-атның бишесенә миокард инфаркты диагнозы куелган. Барлык пациентлар да оператив рәвештә Казанга озатылган.

Кемнәргә куркыныч яный?

Болар – кан басымының югары булуыннан җәфа чигүче пациентлар (терекөмеш баганасы буенча 140/90 мм га кадәр һәм югарырак); кандагы холестерин микъдары 5 ммоль / л дан артык булганнар; 50 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 40 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар.

Тәмәке тартучылар куркыныч янау төркемендә тора, статистика буенча, алар бу чиргә ешрак дучар булалар, шулай ук алкогольне артык күп кулланучылар, артык авырлыкка ия булган кешеләр һәм аз хәрәкәтле яшәү рәвеше алып баручылар да бар.

Шикәр диабеты булганда, инфаркт ихтималы 2 тапкыр арта, шикәр диабеты булган пациентлар арасында ешрак тышкы билгеләрсез миокард инфаркты, шулай ук стенокардия очрый. Бу очракта пациентлар авыртуны сизми, әмма миокард инфаркты авыр формада – шок, аңны югалту, сулау авырлашу, үпкә шешенү һәм зиһен чуалу рәвешендә узарга мөмкин.

Инфаркт турында нинди билгеләр сөйли?

Күкрәк читлеге артында авырту, кысу, әчетү хисе булу, аларны кайчагында кеше уңайсызлык кебек итеп кенә кабул итә. Бу авырту сул кулга, сул як иңбашына, тамакка, аскы теш казнасына күчәргә мөмкин. Типик булмаган билгеләр: салкын тир, сулыш алуда авырлыклар, хәлсезлек кебек гадәти булмаган клиник күренешләр булырга мөмкин.

Андый очракта иң беренче чиратта нишләргә?

Пациент үз-үзенә күрсәтә ала торган беренче ярдәм – ул тел астына нитроглицерин препаратын салу. Әгәр шуннан соң өянәк туктамаса һәм 10-20 минуттан артык дәвам итсә, кискен миокард инфарктын булдырмас өчен ашыгыч медицина ярдәме бригадасын чакырту мөһим.

Диагноз никадәр иртәрәк ачыкланып, ярдәм күрсәтелсә, үлем куркынычы да шулкадәр аз!

Кабул итү бүлмәсендә ЭКГ (әгәр пациент мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итсә) төшерелә. Әгәр пациент ашыгыч медицина ярдәме чакыртса, ЭКГ өйдә төшерелә, шуннан соң аңа ярдәм күрсәтелә.

Табиб ачыклаган күрсәткечләр булганда, кан агымын артерия буенча, инфаркт зонасын кан белән тәэмин итә торган артерия буенча кан агу яңадан булдырыла. Ул беренче 6-12 сәгатьтә үткәрелә, шуңа күрә табибка мөмкин кадәр тизрәк мөрәҗәгать итү бик мөһим.

Кискен миокард инфаркты булган барлык пациентлар махсус медицина учреждениеләрендә дәваланырга тиеш. Кама Тамагы районына Казан федераль университетының медик-санитар бүлеге кураторлык итә. Бу диагноз белән районның барлык пациентлары да кыска вакыт эчендә ашыгыч коронарография үтү өчен әлеге үзәккә күчерелә.

Стационардан чыкканнан соң, табиб киңәшләрен һичшиксез үтәргә кирәк. Пациентның дәвалауга мөнәсәбәте бик мөһим роль уйный, чөнки инфаркттан соң билгеләнә торган препаратлар өянәк кабатлану куркынычын киметә, бигрәк тә беренче елда, димәк, үлем куркынычын да киметә дигән сүз.

Миокард инфаркты кичергән пациентлар кардиологка һәм терапевтка гомер буе күренеп торырга тиеш.

Рецидив булдырмас һәм авыруны кисәтү өчен дөрес тукланырга, гәүдә авырлыгын нормада тотарга, тәмәкедән баш тартырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм даими рәвештә диспансер күзәтүе үтәргә кирәк.

Онытмагыз, сәламәтлегегез – узегезнең кулларда, чөнки бик күп нәрсә, беренче чиратта, сезнең яшәү рәвешенә бәйле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев