Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәяхәт

Краснодар крае: диңгез буе һәм төнге Геленджик

Краснодар крае буйлап сәяхәтебез дәвам итә: Россиянең иң борынгы шәраб заводында һәм Абрау-Дюрсодагы фонтаннар шоусында булганнан соң, без диңгез ярына барырга булдык…

Абрау-Дюрсо бистәсе урамнары буйлап иртән йөгереп кайтканда, шуңа игътибар иттем: чисталык буенча биредә бар да тәртиптә, кунакханә бизнесы уңыш китерә – теләсә нинди зәвыкка һәм кесәгә туры килерлек пөхтә йортлар, коттеджлар, стадион, якында гына таулар һәм күл бар, төрле үсемлекләр күплеге нәтиҗәсендә һавасы саф, җәяүлеләр юлы кырыенда бездәге кебек гадәти үсемлекләр һәм агачлар гына түгел, җиләк-җимешләр дә үсә, алар аяк астына ук килеп төшә. Авыл безгә торган саен ныграк ошый барды, бу гүзәл урыннан китәсе дә килмәде, шуңа күрә китәр алдыннан соңгы тапкыр күл буенда йөрергә һәм аның суы буйлап йөзеп кайтырга булдык…

Изге Ксения Петербургская чиркәве һәм күл буйлап йөрү

Бу юлы, тукталыш өчен түләмәс өчен, машинаны яр буеннан ерактарак калдырып, курортның төп истәлекле урыны булган Абрау күле буйлап киттек. Сүз уңаеннан, ул Краснодар краеның төче сулы иң зур күле. Югарыда православие гыйбадәтханәсе күренде, ак таш бина тәре формасында төзелгән, ак һәм яшел төстәге куполлары чиркәүгә кырыслык өсти, әмма шул ук вакытта ул матур күренде, тирә-як пейзажны бизәп һәм тулыландырып тора иде. 1996 елда нигез салынган гыйбадәтханә яңа гына канонизацияләнгән Изге Ксения Петербургская хөрмәтенә изгеләндерелгән. Аның эчендә тынычлык һәм җылылык хөкем сөрә…

Ә без яр буенда үсеп утырган яшел экзотик агачларга, сыннарга һәм аркаларга, күп санлы чәчәк түтәлләренә сокланып, алга таба юл тоттык. Сигез колонналы ак гөмбәзгә якынлаштык. Архитектор Андрей Иванов төзегән бу корылма «амфитеатр» дип атала, ул 2010 елда төзелгән. Алдагы көн кичендә нәкъ менә биредә без төсле фонтаннар шоусын карадык.

Аксыл төстәге күл үзенә җәлеп итте, һәм без, дүрт урынлы көймәне (ярты сәгатькә 1300 сум) арендага алып, күл өстендә йөзәргә чыгып киттек. Кояш җылы нурларын мул сипте, борт артында үтә күренмәле су чайкалды, талгын җил канәгать йөзләребезне сыйпады, ә тирә-якта – таулар гүзәллеге. Күл бик зур, 84 метр биеклектә урнашкан һәм аның матурлыгын сурәтләргә сүзләр җитми, ул бик матур.

Традиция буенча, без сәяхәт вакытында ел фасылына һәм су температурасына карамастан, барлык күлләрдә, елгаларда һәм диңгезләрдә су коенабыз, бу юлы да Абрау-Дюрсодагы сәфәребез азагында күлгә керү юлын таптык, яр буенда иске киенү бүлмәсе дә бар иде, рәхәтләнеп суга чумып, бу искиткеч күлдә туйганчы су коендык…

 Диңгез данына ия булган шәһәр – Новороссийск

Һәм менә без инде илебездәге күпчелек ял итүчеләрнең максаты булган Кара диңгез ярларына алып барган юлдан барабыз. Бу юлы туристлар арасында популяр булган диңгез буе шәһәрләренең берсе – Геленджикны сайладык. Юл безне диңгез данына ия булган шәһәр Новороссийскка алып китте, аның тарихы Анападан алып Сочига һәм Адлерга кадәр – Кара диңгез буендагы күп кенә торак пунктларның тарихына охшаш. Бу шәһәрләр һәм поселокларның барысы да диярлек 19 гасырның 20 нче еллары ахырыннан 30 нчы еллары ахырына кадәр төзелгән Россия ныгытмаларыннан башлана. Бу форпостлар Россия империясенең Кара диңгез буена йогынтысын ныгыту һәм җирле адыгея-черкес халкының каршы торуын кире кагу өчен барлыкка килгән…

Бөек Ватан сугышында немецлар уңайлы порты һәм зур цемент заводлары булган мөһим стратегик шәһәр Новороссийскны басып алырга телиләр. Шәһәргә хәтта Адольфштадт дигән немецча яңа атама да уйлап табыла. Халкының батырларча каршы торуына карамастан, немец гаскәрләре 1942 елның 7 сентябрендә барыбер бәреп керә. Дошман оккупациясе чоры башлана, ул талаулар, атып үтерүләр һәм яңа тәртипләр урнаштыру белән бергә бара. Әмма фашистлар Новороссийскны тулысынча яулап ала алмый. Шәһәрне саклаучылар «Октябрь» заводы районында оборона линиясен нык тота һәм басып алучылар өчен Новороссийск бухтасына керү юлы ябыла. Бу бухтага керү урыны Новороссийсктан 40 км ераклыкта урнашкан Геленджик ягыннан да контрольдә тотыла һәм бер генә немец корабы да анда үтеп керә алмый.  1943 елның февраль башында Новороссийскның көньяк читендәге соңрак Кече җир дип аталган кечкенә плацдармга, Геленджиктан диңгез десанты төшә, ул бу кечкенә җирне 225 көн буена батырларча саклый, 1943 елның сентябрендә Новороссийск-Таман операциясе нәтиҗәсендә шәһәр тулысынча немец-фашист илбасарларыннан азат ителә.  1973 елда ул Герой-шәһәр исеменә лаек була. Бүгенге көндә Новороссийск Россиянең иң зур портларының берсе булып тора, биредә илнең хәрби-диңгез базасы урнашкан һәм диңгез буенда урнашкан күрше шәһәрләрдән аермалы буларак, ул курорт-шәһәр түгел, бу – инфраструктурасы үсеш алган зур сәнәгать һәм йөк күчерү пункты, бу шәһәр читеннән узып киткәндә, ачык күренеп тора…

Геленджик, уңайсыз йорт һәм диңгез

Һәм менә машинабыз Геленджикка килеп җитте, ул 2009 елда Россиянең иң төзекләндерелгән шәһәре дип игълан ителгән иде, ә без телефон аша «Уют» кунак йорты белән элемтәгә кердек, чөнки анда дүрт урынлы номерны броньлаган идек. Тик биредә безне бик үк күңелле булмаган сюрприз көтте, бронь ясаганда, администратор безне кунакханә янында машина кую урыны бар дип ышандырды, әмма баргач, аларның үз парковкалары булмавы ачыкланды, ә якын-тирәдәгеләрнең барысы да түләүле булып чыкты. Без урнашкан урыннан ерак түгел үзәк пляж һәм базар бар, һәм бу, бер яктан, начар булмаса да, икенче яктан, юллар һәм машина кую урыннарының транспорт белән тулуы уңайсызлыклар да барлыкка китерде. Машинабызны кую өчен көчкә урын табып (сәгатенә 50 сум), сумкалар һәм биштәрләрне алып, командабыз кунакханәгә юл тотты. Бинаның ишеге бер дә абруйлы урынга керү юлына охшамаган иде, эчке яктан да «Уют» кунак йортының исеме җисеменә бик туры килми, ул күбрәк безнең ерак яшьлегебездәге тулай торакны хәтерләтте, гәрчә интернеттагы фотосурәтләрдә барысы да бик яхшы итеп тәкъдим ителгән булса да. Безнең бүлмә дүртенче катта, ә аш бүлмәсе беренче катта урнашкан. Оптимизм уяткан бердәнбер нәрсә – без бит бу фатирда утырырга һич тә җыенмыйбыз, чөнки килүебезнең максаты – диңгез, ә ул якында гына.

Бүлмә өчен түләгәч (ике тәүлек өчен 4000 сум), тамак ялгап, өсне алыштыргач, без, ниһаять, якындагы пляжга юнәлдек. Күп санлы кибетләр белән тулган тыгыз яр буе урамы буйлап үткәч, диңгезгә чыктык, аның комлы ярында, көз булуга карамастан, кеше күп иде. Диңгез безне кунакчыл кабул итте, юлдагы арыганлыкны юды, үзенең талгын җиле һәм тынычлыгы белән сөендерде.

Кич белән Геленджик яр буенда (Россиядә иң озын яр буе, аның тулы озынлыгы 14 км) төрле төстәге утлар ялтыравы белән бергә музыка яңгырады. Урам музыкантлары тамашачыларны рок стилендәге җырлар, популяр эстрада, автор җырлары һәм фольклор музыкасы белән сөендерде.

Ә без бу тылсымлы көньяк киченең сихри атмосферасына диңгез агымы тавышы астында тагын да ныграк чумдык, ә шәһәрнең символы – кулларына гөлләмә тоткан ак күлмәкле, озын буйлы, нәфис сынлы кыз – Ак кәләш һәйкәле, сагышлы күзләре белән еракка төбәлеп, диңгез ярында басып калды…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев