Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәяхәт

Гатчина: мәһабәт замок һәм яшерен җир асты юлы

Ленинград өлкәсе буйлап сәяхәт иткәндә, Гатчина шәһәренә – Павел I нең һәм бөтен патша гаиләсенең яраткан ял итү урынына кереп чыктык.

Машинабызны Зур Гатчина сарае  янындагы аллея кырыена куйгач, сарай мәданына аяк бастык һәм алдыбызда Италия архитекторы Антонио Ринальди проекты буенча Көмеш күл буендагы калкулыкта төзелгән чып-чын зур замок пәйда булды. Бу Павел I нең һәм бөтен патша гаиләсенең яраткан ял итү урыны булган.

Музей ябылыр вакыт җитеп килә иде,сәгать 17.00 дә касса ябыла, шулай да кереп өлгердек. Музейда кеше юк иде диярлек. Билетлар алып (500 сум, пенсионерларга ташлама), экскурсоводны (150 сум) көттек һәм дүрт кешедән торган төркем белән зиннәтле патша бүлмәләрен һәм зур залны карарга юнәлдек. Экскурсовод бу бинаның ике тапкыр яңадан төзелүе турында әйтте. Зур үзгәрешләр  Александр III хакимлек иткән чорда булган, бу вакытта сарайга электр, телефон чыбыгы уздырганнар, суүткәргечне һәм канализацияне алыштырганнар.

1917 елгы революциядән соң биредә музей ачылган, беренче елларда бу музейга рекордлы күләмдә кешеләр килгән. Бөек Ватан сугышы елларында сарай шактый зыян күргән: тәрәзә буенда авиабомбалар шартлаган, снарядлар бинага зарар китергән. Сарайдан кыйммәтле әйберләрне алып чыгарга өлгермәгәннәр, аларның бер өлеше оккупация вакытында юкка чыгарылган, бер өлешен Германиягә алып киткәннәр. 1944 елның гыйнварына кадәр Гатчина оккупантлар кулында булган. Чигенер алдыннан Гитлер гаскәрләре сарайга ут төрткән һәм миналар куйган. Диварларының берсендә “Монда без булдык.  Бирегә башка әйләнеп килмәячәкбез. Иван килсә, барысы да  буш булачак”, - дип язылган.  

Сарайның беренчел бүлмәләре 1770 елда архитектор Антонио Ринальди проектлары буенча булдырылган, аннары 1790 нчы елларда Винченцо Бренна проекты буенча яңадан төзелгән. Бренна Павел сарае һәм Гатчинадагы сарайлар буенча эшләгән, Исаак соборын үзгәртеп төзегән һәм барыннан да элек, Санкт-Петербургта Михаил замогын салган. Аның архитектура эшләренең күбесе Павел идарә иткән чорда (1796, ноябрь -1801, март) булдырылган. Парадный бүлмәләренең күренеше Бөек Ватан сугышына кадәр үзгәртелмичә диярлек сакланган, шулай да янгын вакытында диварларның торышына зыян килә. Интерьерны торгызу 1976 елда башлана һәм бүгенгәчә дәвам итә...

Без Аванзалга – XVIII гасыр парадный бүлмәләре анфиладасындагы беренче залга уздык, ул беренче тапкыр 1985 елда ачылган. Ул чакта сакланып калган алебастр вазалар (Италия, XVIII гасыр), алтын йөгертелгән бронза лампалар, утын тартмалары тарихи урыннарына кайтартылган, стена буенда кызыл агачтан ясалган урындыклар (Россия, XVIII гасыр) куелган. Төньяк дивар уртасында XVIII гасырда мәрмәр һәм лазуриттан төзелгән камин тора. Мондый зиннәтләр арасында басып торганда, әлеге гүзәллекне булдырган кешеләрнең чиксез талантына тагын бер тапкыр сокланып куясың һәм боларны бүгенге көннәргә кадәр безнең һәм киләчәк буыннар өчен саклаган кешеләргә күңелдә рәхмәт хисе уяна.   

Аннары төркемебез Мәрмәр ашханәгә – парадный төшке ашлар залына керде, без шулай ук Павел I нең тәхет залын – сарайның тантаналы һәм зиннәтле залларының берсен күрдек. Кура җиләге төсендәге кунак бүлмәсе биредә шул төстәге гобелен һәм җиһазлар булганга шулай аталган.  Ә парад бүлмәсе йокы бүлмәсе сарайның иң камил интерьерларының берсе. Шулай ук овал будуардагы патшабикә Мария Федоровнаныкы (Павел I хатыны) булган элеккеге предметларга карап хозурландык, сарайның Часовня башнясындагы кабинетка кердек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев