Абхазия: Гаградагы җәйге кичләр. Сәяхәт башлана
Бу юлы без узып баручы җәйне Кара диңгез буенда куып тотарга булдык һәм сентябрь башында гүзәл табигатьле Абхазиягә юл тоттык.
Безне пальмалар һәм юмарт кояш каршы алды.
Июнь аенда ук (һәрвакыттагыча бюджет вариантын сайлыйбыз) интернет аша сентябрь башына Казан-Сочи самолетына (багажсыз бару-кайту 10 мең сумга төшә) билетлар алып куйдык. Абхазиягә турыдан-туры самолетлар очмый (тиешле инфраструктура юк). Шуңа күрә сәяхәтебез Сочи аэропортында башланып китте. Курорт шәһәргә килгән кунакларны каршы алучы таксистларның тәкъдимен кире кагып, без сеңлем белән автобус тукталышына юнәлдек. Анда ачыкланганча, “ПСОУ” КППга (Абхазия чиге) 558 нче номерлы автобус йөри булып чыкты. Биек пальмалар һәм нурларын юмарт чәчкән кояш кәефебезне тагын да күтәрде. Ә аэропортның заманча бинасы алдындагы биниһая зур олимпия боҗралары инде тарихка кереп калган 2014 елгы Олимпия уеннары турында искә төшерде.
Автобус ул кадәр зур булып чыкмады, чиккә җиткәнче, Адлер-Сочи буйлап озак барды, ләкин автобус бәясенең 30 сум гына булуы безне – эконом-туристларны транспортның әлеге үзенчәлекләренә күнәргә мәҗбүр итте.
Менә алдыбызда “ПСОУ” контроль-үткәрү пункты. Абхазларның Грузиядән бәйсезлек алуына Россиянең өлеше зур, шуңа күрә россиялеләргә хәтта чит ил паспортына ия булу да мәҗбүри түгел – чикне узу өчен РФ паспорты булу да җитә. “Сез Абхазиядә беренче тапкырмы?” - дип сорады чик буе сакчысы һәм миңа игътибар белән карады, уңай җавап алгач, паспортымны кире бирде. Без маршрут автобуслары тукталышына чыгып киттек, биредә халык күп җыелган иде. Рус сөйләме монда җирле Кавказ акценты белән һәм үзеңне чит илдә итеп тоймыйсың. Гүя вакыт 30-40 елга артка чигенде, ә кечкенә һәм горур Абхазия Советлар Союзы дигән зур илнең әле һаман да бер өлеше кебек.
Сәфәргә чыгар алдыннан без тору урыны эзләдек. Совет фильмнарында еш телгә алынган Гагра курорт-шәһәренә юл тоттык.
Гаградагы оҗмах почмагы
Биредә ниндидер билгеле бер расписание юк иде, шуңа күрә үзебезне кызыксындырган шәһәр атамасы язылган бер микроавтобусны таптык та, буш урыннарга кереп урнаштык. Маршрут автобусы пассажирлар белән тулгач, кузгалып та китте. Ярты сәгатьтән без күренекле курорт-шәһәрдә идек инде. Безнең артта утырган җирле ханым Гагра символларының берсе булган легендар “Гагрипш” ресторанына күрсәтте һәм миникунакханәбезне табу өчен кайда төшәргә кирәген әйтте. Автобус өчен түләгәч (200 сум), без алдан ук урыннар алып куйган “Райский уголок” кунакханәсен эзләп киттек. Абхазия территориясенә кергәч, кунакханә хуҗабикәсенә шалтырата алмадык, чөнки безнең мобиль элемтә операторлары биредә эшләми. Таныш булмаган шәһәр уртасында югалып калдык, урамын тапсак та, яныбыздан узып баручы машина йөртүче андый номерлы йортның биредә булмавы турында әйтте. Бәхетебезгә, гаиләсе белән диңгездән кайтып килүче яшь кенә бер ир-ат, туктап, үзенең интернеты белән бүлеште һәм без кунакханә йорты хуҗабикәсе белән элемтәгә керә алдык. Коткаручыбыз Бориска ярдәме өчен рәхмәт әйтеп, безне килеп алган хуҗабикәнең машинасына кереп утырдык һәм булачак яшәү урыныбызга юл тоттык.
Ә урнашкан урыныбызның исеме чыннан да җисеменә туры килә. Биредә тыныч һәм рәхәт, ул шау-шулы шәһәрдән ерак һәм бу безгә бик ошады. Вакыт кичкә авышып килә иде, шуңа күрә юлдан кайтып, өсне алыштыргач һәм бераз капкалап алгач, без диңгез буена ашыктык. Ә ул безне җылы, зөбәрҗәт төсендәге дулкыннары белән каршы алды. Бу вакытта инде кояш баеп килә иде. Яр буендагы кечкенә кафелардан музыка агылды. Су коенып алгач, без ярларына дулкыннарын каккан диңгезгә карап, календарьда инде көз булса да, Гаградагы җәйге җылы кичтән ләззәт алып озак утырдык.
Дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев