Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәяхәт

Абрау Дюрсо: тау күле, танылган шампан шәрабе һәм фонтаннар шоусы

Краснодар крае буйлап сәяхәтебез дәвам итә, ул тормыш итү өчен уңайлы җир генә түгел, таулар һәм диңгезләр якын булу сәбәпле, биредә популяр ял итү урыннары да күп.

Егерме ел күрешмәгән дусларыбызны да үзебез белән алып, без Армавирдан чыгып, серле, әмма матур Абрау-Дюрсо дип аталган авылга юл тоттык, бу авыл быелгы җәйдә туристлар иң күп йөри торган урыннар исемлегенә кертелде.

Айвенго замогы һәм Россиянең иң борынгы шәраб заводы

Абрау-Дюрсо, яки Кара диңгез Швейцариясенә рәхим итегез. Интернет челтәрендә бу курорт урыны әнә шулай тәкъдим ителгән, бу чыннан да шулай булып чыкты. Армавирдан тау күле буендагы поселокка кадәр 400 километрга якын араны бик тиз уздык, сул якта Майкоп, уң якта Краснодар калды, ә тигезлек әкренләп таулы җир белән алмашынды, һәм, ниһаять, матур серпантин юл безне Абрау-Дюрсо авылына китерде. Таулар тирәсендәге күл шунда ук үзенең искиткеч матурлыгы белән игътибарыбызны җәлеп итте, әмма навигатор безне башта бу табигать энҗесенә түгел, «Айвенго» кунак йортына китерде, анда без алдан ук яшәп тору өчен торакка заказ биргән идек (дүрт урынлы номер өчен тәүлегенә 5344 сум түләдек). Замокны хәтерләткән бинадагы рыцарь атрибутикасы кунакханәнең атамасына туры килә, ә икенче каттан күренеп торган тау пейзажы күңелне әсир итте.

Тамак ялгап алгач һәм өс-башны алыштыргач, ягымлы администратор ханымнан барлык истәлекле урыннарның күл тирәсендә урнашканлыгы турында белдек һәм, навигаторга Абрау-Дюрсоның атаклы шәраб заводы адресын кертеп, юлга чыктык. Билгеләнгән урынга килеп җиткәч, завод янындагы транспорт кую урыннарының бары тик биредә эшләүчеләр  өчен генә булуы ачыкланды, шуңа күрә кунаклар өчен тукталыш табу өчен шактый вакыт сарыф итәргә туры килде, ә алар монда барысы да түләүле (сәгатенә 50 сум).

“Абрау-Дюрсо” рус шәраб йорты бер үк вакытта шампан шәрабы заводы да, музей комплексы да булып чыкты. Торак пунктка нигез салган император Александр II хөрмәтенә аталган төп мәйданда, шампан шәрабы заводыннан ерак түгел урында – ике меңгә якын «стандарт» пыяла шешәдән торган шампан шешәсе рәвешендәге дизайнер фонтаны янында фотога төштек, әлеге фонтаннан вакыт-вакыт «шәраб тамчылары» бөркелә.  Аннары экскурсиягә чыгып киттек, алар монда кичке 10 га кадәр бара (1700 сум дегустация белән, ансыз 1300 сум).

Төз гәүдәле, чит ил фильмнарындагы нәфис француз кызларына охшаган экскурсовод Абрауның бу территорияләрдә шәраб җитештерү тарихына нигез салган Александр II чорыннан башлануы турында сөйләде, ул 1870 елда оешкан. Башта император Указы белән дача итеп бүлеп бирелгән участок виноград үстерү өчен билгеләнмәгән була. Ләкин 4 елдан соң гына Чехиядән шәраб эшләре остасы бирегә виноградның рислинг сортлы үсентеләрен алып кайтып утырта һәм алар бик яхшы гына үсеп китә. 1881 елда чех шәраб күргәзмәсендә фурор барлыкка китерә, ә Абрауны «рус шәрабының яңа районы»дип атый башлыйлар. Хакимият шәраб ясауга рәсми рәвештә рөхсәт бирә. 1890 елларда биләмәләр белән граф Голицын идарә итә һәм монда шәраб заводы барлыкка килә. Узган гасырның соңгы елларында Абрау-Дюрсо заводында җитештерелгән шәрабның беренче партиясе дөнья күрә.

Музей комплексы 1907 елда төзелгән бинада урнашкан, ул заводта танылган француз шәрабчысы Виктор Дравиньи эшләгән чорга карый. Без предприятие тарихы турында фильм карадык, анда совет чоры турында да сөйләнә, ул вакытта шампан шәрабын элита гына түгел, гади эшчеләр дә куллана башлый. Фильмнан соң без төрле экспонатлар тәкъдим ителгән күргәзмә залларына юл тоттык. Алар арасында борынгы шешәләр, фужерлар, Абрау-Дюрсо җитештерү-совхоз берләшмәсенең күчмә байрагы, пресслар һәм шәраб ясау өчен башка җиһазлар бар иде. 1936 елда азык-төлек сәнәгате наркомы Анастас Микоянның чыгышыннан өзек кертелгән документ кызыклы тоелды: «...стахановлылар хәзер акчаны күп эшли, ә шампан шәрабы сатып алырга теләсәләр, аны ала алырлармы? Шампан шәрабы – матди иминлек билгесе... һәм без әле дә елына илгә 160 000 шешә  шәраб җитештерәбез, Франция 50 миллион шешәгә кадәр җитештерә» Шулай ук безне совет чорындагы реклама кәгазе гаҗәпләндерде: «виноград шәраблары сатып алыгыз... бигрәк тә Совет шампан шәрабы... витаминнарын саклап әзерләнгән алкогольсез виноград согы тәкъдим итәбез». Әмма иң гаҗәпләндергәне совет чорындагы реклама кәгазе булды. Анда: «Иң яхшы кибетләрдән һәм даруханәләрдән сорагыз. Табибларның дәвалау ысуллары, дозалары һәм сәламәтләнү өчен нинди авыру булганда кайсы шәраб тәкъдим ителү турында табибларның киңәшләрен кулланыгыз». Күргәнегезчә, реклама ул вакытта да сәүдә двигателе булган…

Аннары без шәраб җитештерү нечкәлекләре белән таныштык, хәзерге завод цехларында булдык, эшчеләр кызыксынучан туристларга игътибар итмичә генә, күп санлы шешәләрне төргәкләргә туплады, без шәраб җитештерү продукциясе саклана торган җир асты һәм тоннельләр буйлап йөрдек, ә экскурсия ахырында җирле шәрабның иң танылган алты сортын татып карадык.

Кибеттән чыгу юлында безнең кибетләргә караганда арзанрак булган атаклы шампан шәрабын сатып алдык һәм күтәренке кәеф белән күл буеннан йөреп кайтырга юнәлдек…

Җырлый торган фонтаннар

Абрау күле яр буе йөреп кайту өчен генә түгел, ә бик иҗади һәм, хәзергечә әйткәндә, «атмосфералы» булып чыкты. Кавказда зурлыгы буенча икенче урындагы тау күленең үтә күренмәле суы буенча көймәләр йөзә һәм Шампань туристлык җәяүле судносы хәрәкәт итә иде, үзенең кыяфәте белән ул беренче император пароходы Елизаветаны хәтерләтте. Яр буендагы төрле арт-объектлар, экзотик чәчәкләр, декоратив үсемлекләр һәм ял итү корабльләре утлары белән яктыртылган күл чын бәйрәм атмосферасын барлыкка китерде.  Һәм менә сәгать 21.00 дә музыка тавышына кушылып тау күленнән бөркелгән шампан шәрабы кебек бәйрәм башланып китте. 

 Ә фонтаннар шоусын карарга илебезнең барлык почмакларыннан гына түгел, чит илләрдән дә туристлар килгән иде – төрле милләт кешеләре 2016 елда Сочи Олимпиадасы инженерлары тарафыннан төзелгән Краснодар краендагы иң зур фонтан комплексларының берсенең матурлыгына сокланыр өчен җыелды. Төнге пейзажны уратып алган интерактив экран, турыдан-туры күлдән бәреп чыккан төрле төстәге су агымнары классик һәм популяр эстрада музыкасы белән бергә чын мәгънәсендә феерик тамаша барлыкка китерде. 

Ярты сәгатьтән соң шоу тәмамланды, кемдер су фейерверкының сәгать 22.00 дә башланачак киләсе сеансына калды, ә без, машинабызны тукталыштан алып, үзебезнең уңайлы “Рыцарьлар залына” катйп киттек. Көн озын, әмма вакыйгаларга бик бай һәм кызыклы булды…

 Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев