Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тарихыннан

Туган йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булганнар

Кама Тамагы архивында халык депутатларының Кама Тамагы район советы фонды һәм ТАССР Президиумы документлары аеруча кыйммәтле документлар булып тора, алар арасында, Бөек Ватан сугышы башлангач, безнең районга эвакуацияләнгән һәм биредә яшәгән кешеләр турындагы материаллар да бар.

Бөек Ватан сугышы елларында ТАССР сугыш барган төбәкләрдән бик күп тыныч халыкны кабул иткән. Фронт өлкәләреннән эвакуацияләнгән кешеләрнең беренче агымы безнең республикага сугыш башланганнан соң бер ай үткәч килә башлаган. ТАССР буенча эвакуацияләнгән халыкны урнаштыруның тәкъдим ителгән исемлеге буенча, 1941 елның 16 августына республикага 162,7 мең кеше урнаштырылган, шуның 31 меңе – балалар. Декабрьгә Казанга гына да 142 мең эвакуацияләнгән кеше килгән.

Мәскәүдән Кама Тамагына

Алдыбызда безнең районга эвакуацияләнгән кешеләрнең 1942 елның мартында төзелгән исемлеге китерелгән архив документлары.

Типографиядә басылган бланкның өске өлешен укыйбыз: 

«С.С. Р. эвакуация буенча Совет каршындагы халыкны эвакуацияләү идарәсе. 2 нче форма эвакуация 11/XII 1941 елгы карар белән расланган». Эвакуацияләнгәннәр исемлеге китерелгән.
Бу документ барлыгы 44 биттән  тора, аларда эвакуацияләнгәннәрнең фамилиясе, исеме һәм әтисенең исеме, әгәр бу гаилә икән – туганлык мөнәсәбәтләре, җенесе һәм туган елы, эвакуацияләнгәнче кайда яшәгәнлеге, белгечлеге (һөнәре һәм стажы), кем булып һәм кайда эшләгәнлеге, хәзерге вакытта кайда эшләве һәм яшәү адресы күрсәтелгән.

Мәсәлән, гаилә башлыгы 1908 елгы Вера Михайловна Теннер Мәскәүдән эвакуацияләнгән, анда ул Гидростройда стенографист-машинист булып эшләгән. Кама Тамагында ул Комсомол урамы 13 нче йортта яшәгән һәм пристаньда машинистка булып хезмәт куйган. Аның белән бергә 1931 елгы улы Олег Анисимович (мәктәп укучысы) һәм 1886 елгы әнисе Анна Георгиевна Александрова (хуҗабикә) эвакуацияләнгән.

Күрше Комсомол урамында Ермаковлар гаиләсе: 1897 елгы Анна Игнатьевна һәм аның кызы Лидия Григорьевна (1918) урнашкан. Анна Мәскәүдә үзәк универмагта сатучы булып, ә Лидия китапханәдә эшләгән.

Туган йортларын калдырып китәргә туры килгән

1914 елгы Сергеева Евгения Михайловна кызы Галина һәм улы Анатолий белән КФССРдан (Карелия-Фин Совет Социалистик Республикасы) эвакуацияләнгән, анда ул Киров тимер юлында мастер булып эшләгән. Язу карасы белән Уразлыда яшәгәннәре, колхозда эшләгәннәре турында язылган.

1886 елгы Ирина Кузьминична Карлова сугышка кадәр кызлары Юлия (1922 елгы) һәм Вера (1920 елгы) белән Кырымда Керчь шәһәрендә яшәгән. Ирина ашханәдә аш пешерүче ярдәмчесе булып, кызлары ЗАГСта эшләгән. Кама Тамагында Юлия шәфкать туташлары курсларына язылган, ә Вера канцелярия эшләрен алып баручы булып урнашкан. Гаилә Комсомол урамындагы 32 нче йортта яшәгән.

Күргәнебезчә, сугыш башлангач, Ватанны сакларга киткән фронтовикларга гына түгел, фронт урнашкан районнардагы хатын-кызларга һәм балаларга да йортларын калдырып китәргә туры килгән. Алар, туган йортларын ташлап, тылга күченергә мәҗбүр булганнар һәм туган якларына кире кайтырга язганмы-юкмы – анысын беркем дә белмәгән…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев