Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тарихыннан

Мәктәп тарихы: Богородское авылы – Кама Тамагы поселогы

1836 елда Богородское авылында беренче училище ачыла, анда нибары ике сыйныф була. Кама Тамагы урта мәктәбе тарихы әнә шулай башлана.

Һәр ел саен Кама Тамагында мәктәп тәмамлауның юбилей даталары белән бәйле очрашулар уза, кайвакыт сыйныфташлар аралашу өчен очрашалар һәм элеккеге укучылар уку чорында икенче йортларына әверелгән туган мәктәпләрен һәрвакыт сагынып искә алалар.

Ә күптән түгел Кама Тамагы мәктәбен 1973 елда – ярты гасыр элек  тәмамлаучыларның очрашуы булды. Гөлзадә Дәүләтшина туган мәктәбенең тарихы белән уртаклашты. Без бу тарихны газетада бастырып чыгарырга булдык – район үзәгендә һәм районда яшәүчеләрнең күбесе төрле елларда Кама Тамагы мәктәбендә укыган, һәм, әлбәттә, һәркемгә аның тарихи нечкәлекләрен белү кызыклы булачак. Мәктәп тарихы 19 гасырда ук – 1836 елда башланган булып чыкты…

- Күп еллар дәвамында безнең мәктәп хезмәткәрләре, укытучылар уку йортының барлыкка килү тарихы һәм алга таба эшчәнлеге турында материал тупладылар, - диде мәктәп директоры Елена Закирова. – Без хәзер дә бу мәгълүматны тулыландыруны дәвам итәбез – еллар уза, беренче сыйныф укучылары чыгарылыш сыйныф укучыларына әверелә, ә аларга алмашка янә беренче сыйныф укучылары килә, әгәр дә бу язмаларның эзләре буенча мәктәбебез белән бәйле элеккеге истәлекләр һәм документлар табылса, без бик шат булачакбыз.

Мәктәп... Туган мәктәп... Бу сүзләр беркемне дә битараф калдыра алмый. Берәүләр өчен ул белем алу урыны, икенчеләр өчен – балачак һәм үсмерлек еллары, өченчеләрнең – икенче йорты, тормышы һәм язмышы. Кеше мәктәпкә беренче тапкыр бала вакытта килә. Монда аның алдында яңа дөнья – белем дөньясы ачыла. Кеше хәтерендә күп нәрсә югала, кайбер нәрсәләр онытыла, әмма мәктәпне оныту мөмкин түгел, чөнки биредә дөньяны өйрәнә башлыйсың. Һәм кешеләр гомер юлы буйлап ышаныч белән атлыйлар, чөнки йөрәкләрендә мәктәп җылысы саклана. Мәктәп һәр кешенең тормышында үзгә бер урынны биләп тора. Балалар бакчасы, училище, техникум яки институт һәрберебезнең тормышында булмаска да мөмкин, әмма урта белемне һәркем ала…

Мәктәп тарихы: Чыганаклар                                                                                              

1836 елда Богородское авылында беренче училище ачыла, анда нибары ике сыйныф укый. Училище озынча бинадан гыйбарәт, Иделгә таба караган биек верандасы була.  Бинада ике бүлмә: берсендә балалар укыган, икенчесендә укытучы яшәгән.  Руханилар Георгий Никольский (1845-1847 еллар) һәм Иван Петропавловский (1846-1847 еллар) укытканнар. 1866 елдан катнаш, рус һәм бер сыйныфлы мәктәп арендага алынган йортка урнаша. 1867 елның гыйнварыннан 1869 елның августына кадәр мәктәпне  рухани Георгий Никольский бушлай тәэмин иткән, ә 1869 елның 1 августында аның инициативасы белән земство мәктәбе ачыла.                                                                                                           

Мондый зур авыл өчен бер мәктәп кенә аз булган. 1872-1875 елларда кызларны Лев Агатицкий укыткан. 1892 елда тагын бер мәктәп – чиркәү-мәхәллә мәктәбе ачыла. Анда земство мәктәбендә урын җитмәгән кызлар укыган, дәресләрне причт әгъзалары (причт руханилар штаты (руханилар һәм диаконнар) һәм бер мәхәлләнең (храмның) чиркәү хезмәткәрләре (пономарилар, псаломчылар, дьячкалар, укучылар һ.б.- Ред.), аларның хатыннары һәм кызлары үткәргән.

Казан халык укытучылар мәктәбен тәмамлагач, безнең якларга 1884 елның сентябрендә Елизавета Петровна Максимова килә, ул авыл мәктәбендә тәнәфесләр (1885-1886) белән 1891 елга кадәр эшли. Бу елны аңа алмашка Евдокия Александровна Сметанина килә. Аның Буа шәһәре мещаннары нәселеннән булуы билгеле, ул Буа ике класслы училищесында белем ала, халык укытучысы исемен алу өчен имтихан тапшыра. 1886 елдан 1891 елга кадәр Тәтеш өязе Ташевка авылында хезмәт куя һәм өязнең иң яхшы укытучыларының берсе булып санала. Безнең мәктәптә Сметанина 1906 елга кадәр эшли.

1906 елда мәктәптә кызлар һәм малайларны аерым укыту кертелә. 100 ел эчендә авылда зур үзгәрешләр була: балалар саны арта һәм мәктәптә тыгыз була башлый. Бер сыйныф бүлмәсендә икешәр сыйныф укый, күп тә үтми җидееллык мәктәп барлыкка килә…

Кама Тамагындагы яңа мәктәп

Революциядән соң, тыгыз булу сәбәпле, поселок советы сыйныфлар өчен йортларны арендага ала башлый, 1936 елда гына яңа мәктәп төзелә, ул бүгенге көндә Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларга куелган мемориал урнашкан урында була.

Һәм менә авылда Сталин урамында ике катлы агач мәктәп үз ишекләрен ача. Ишегалдында (төньяк якта) спорт мәйданчыгы урнашкан, ә көнчыгыш яктан мәктәпкә парашют манарасы һәм спорт корылмалары булган парк тоташкан. Уку йорты ишегалдында тулай торак (интернат) төзелә, анда якындагы Антоновка, Красновидово, Сөйки авылларыннан килгән балалар яшәгән. Унъеллык мәктәп Кама Тамагында гына булган, анда укыту рус телендә алып барылган, Олы Карамалда шулай ук татар телендә белем биргән унъеллык мәктәп булган.

Беренче чыгарылыш һәм директор үрнәге

«Кызыл байрак» газетасының 1941 ел, 22 июне санында  мәктәп директоры урынбасары Григорий Батуров язганча, 1940 елда Кама Тамагы мәктәбен унынчы сыйныф укучыларының беренче чыгарылышы тәмамлый. Алар 13 кеше була һәм күпләре гомерләрен педагогик эшчәнлек белән бәйләп, укытучы һөнәрен сайлыйлар. Җидесе Кама Тамагына кайтып, туган мәктәбенең укытучылар коллективына яңа агым булып кушыла. Бу дәвамчылар арасында педагогия институтын тәмамлап, туган мәктәбенә эшкә кайткан Галина Александровна Голубкова да була.1941 елда уку елы 16 июньдә тәмамлана, 21 укучы уку йортын тәмамлау турында аттестат ала.

Укытучы һөнәрен сайлаучыларга мәктәп директоры Валентин Васильевич Нестеров зур йогынты ясый. Укучылары өчен Валентин Нестеров идеаль укытучы була: киң эрудицияле һәм күпкырлы талант иясе. Кама Тамагы урта мәктәбе директоры булып ул 1934 елдан 1939 елга кадәр эшли. Математик, гармунчы Валентин Васильевич, Кызыл Армия сафларына чакырыла, сугыш башында лейтенант, танк взводы командиры була. Аның взводы 1942 елның октябрендә Сталинград янындагы сугышта катнаша. Төп танкка немецлар һөҗүм иткәндә, Валентин Васильевич аның эчендә була. Фашистлар чолгап алалар, командир боерыгы буенча экипаж түбәнге люк аша урманга таба чигенә, ә ул, дошманга каршы пулемет уты ачып, үзенең сугышчыларын саклап кала. Нәтиҗәдә танкка ут кабып, Валентин Васильевич Нестеров чын геройларча һәлак була, Ватанын һәм сугышчан иптәшләрен яклап, үз гомерен бирә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев