Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тарихыннан

Һәр буынның үз сугышы

Быел илебез Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 35 еллыгын билгеләп үтә.

Бу көннәрдә мәктәпләрдә, клубларда, обелисклар янында әлеге вакыйгага багышланган чаралар уздырыла. Шундый чараларның берсе Красновидово мәктәбендә үтте.

14 февраль көнне Красновидово мәктәбе укучылары сугышчы-интернационалист Владимир Оленин белән очрашты. Очрашу авыл китапханәсендә узды һәм ул Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгару турындагы видеофильмны күрсәтүдән башланды.

– Мин 1984 елда, мәктәпне тәмамлауга ук, армиягә киттем, - диде Владимир Павлович. - Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итү турында хыялланган идем, шунда эләктем дә. Өйрәнүләр Урта Азиядә узды. Безне анда җибәргәндә, җылы якларга барасыз – карбыз-кавын ашарсыз, дигәннәр иде. Ә ярты елдан соң безнең гарнизонның бер өлеше заставада калды, ә мин хезмәт иткән икенче өлеше Әфганстанга күчерелде. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безне анда беркем дә мәҗбүриләп җибәрмәде. Безнең белән психологлар эшләде, башка илдә хезмәт итә алучыларны ачыкладылар. Алдан ук солдатлардан сугышка охшаш шартларда хезмәт итә ала торган төркемнәр оештырылды.

Гомумән, беренче елларда Совет солдатлары бу илдәге тәртипне күзәтте. Соңрак, бандит төркемнәр чит илләрдән финанс ярдәме һәм заманча кораллар белән тәэмин ителә башлагач, безнең солдатларга аларны юк итү буенча хәрби хәрәкәтләр алып барырга туры килде.

Чараны алып баручылар Ольга Оленина һәм Роза Сайкина Красновидово авылыннан Әфганстанда хезмәт иткән тугыз авылдашлары турында сөйләделәр.

– Александр Елесин – Әфганстанны беренче узган Красновидово егете, - диде Владимир Павлович.- Ул армиядән 1980 елда кайтты, без аның сугыш турында сөйләгәннәрен тыңлый идек, ветераннарыбызның сөйләгәннәре белән чагыштырдык, үзебезне алар урынына куеп карый идек. Аннары үзем дә шунда эләктем. Анда хезмәт итү бик авыр, бигрәк тә җәй көне. Һава температурасы күләгәдә дә 40 градус эссегә кадәр җитә. Ә бу вакытта синең башыңда тимер каска, кулыңда корал, болар барысы да кыза, ә су аз. Бервакыт кичкә кадәр суыбыз булмады, солдатлар кояш сугудан, организмга су җитмәүдән егыла башлады. Су китергәч, аны эчеп туя алмадык.

Владимир Павлович тауларда, чүлләрдә үткән 30 дан артык хәрби операциядә катнашкан.

– Безнең чик буе десанты берничә төркемнән торды. 24 вертолет иде, һәркайсында 4-5 сугышчы. Әлеге армада күккә күтәрелгәч, армиябезнең көчен тоя идек. Америка мөҗәхидләргә стингерлар җибәрә башлагач, безнең армиядә хәрби техника буенча һәм шәхси составта югалтулары артты. 

1980 елдан Әфганстанда актив, шул исәптән киң масштаблы хәрби хәрәкәтләр алып барылды, аларга Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты частьләре җәлеп ителде. Сугышны илебез дошманнары кызганнан-кыздыра барды.

Владимир Оленин хезмәт вакытында «Дәүләт чикләрен саклаудагы батырлыгы өчен» һәм «Хәрби хезмәтләре өчен» медальләре белән бүләкләнгән. «Батырлык өчен» медале якташыбызга дистә еллар узгач тапшырылган.

– Армиядәге дуслыктан да ныграк бернәрсә юк, - ди Владимир Павлович. - Интернет аша без бергә хезмәт иткән егетләрне эзләп таптык. Еш кына очрашабыз, бер-беребезгә кунакка йөрибез. Армиядә чакта шундый бер хәл булды. Хәрби операциянең бер этабында безгә икенче часть кушылды. Бер егет: «Татарстаннан кем бар?» дип сорады. Мин җавап бирдем, танышып киттек. Ул Апастан булып чыкты. Аннары без Әфганстанның төрле районнарына таралдык. Армиядән кайткач, институт тәмамладым, Красновидовода эшли башладым һәм беркөнне авыл советына әлеге Апас егете Иршат Вафин килеп керде, ул да югары уку йортын тәмамлаган һәм безнең районга җибәрелгән булып чыкты. Шул вакыттан бирле аралашабыз, гаилә дусларына әверелдек.

«Батырлык өчен» медален дә хезмәттәшләрем ярдәме белән алдым. Без командир офицерлар белән әле дә тыгыз мөнәсәбәтләрдә, алар барлык операцияләрне һәм кайчандыр бүләкләнүләргә биргән тәкъдимнәрен хәтерлиләр. Минем дә бүләкләнүгә тәкъдим ителүем турында искә төшереп, медалемне эзләп таптылар, заманында ул миңа тапшырылмый калган, чөнки ул вакытка мин инде демобилизацияләнгән идем.

Чарадан соң Владимир Павлович китапханәгә чикләнгән контингент гаскәрләре сугышчыларына багышланган дүрт томнан торган китап тапшырды. Аларның берсендә аның армия хезмәте турындагы хикәясе дә бар.

15 февральдә Владимир Оленин Мәскәүдә сугышчы-интернационалистлар очрашуында катнашты. «Тормыштагы иң авыр юлларны бергә үткән полкташлар, дуслар белән очрашып торырга кирәк», - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев