Волжские зори

Камско-Устьинский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Ихтирамга һәм хөрмәткә лаеклар

Даныш авылыннан Миңнехәнифә Заһирова һәм Куйбышев Затоннан Валентина Кукарская узган атнада үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте. Өлкән буын вәкилләре сугыш чоры һәм сугыштан соңгы авыр елларны үз җилкәләрендә кичергән, бүгенге көндә хөрмәт һәм мактау казанган, олы яшьтә булуларына карамастан, киң күңелле, ачык йөзле, кунакчыл хуҗабикәләр, акыллы аналар, яраткан дәү...

Даныш авылыннан Миңнехәнифә Заһирова һәм Куйбышев Затоннан Валентина Кукарская узган атнада үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте.
Өлкән буын вәкилләре сугыш чоры һәм сугыштан соңгы авыр елларны үз җилкәләрендә кичергән, бүгенге көндә хөрмәт һәм мактау казанган, олы яшьтә булуларына карамастан, киң күңелле, ачык йөзле, кунакчыл хуҗабикәләр, акыллы аналар, яраткан дәү әниләр булып кала. Муниципаль район башлыгы исеменнән юбилярларны тормышларындагы шушы истәлекле дата белән МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов котлады һәм Россия Президенты Владимир Путин имзалаган котлау телеграммасын тапшырды.
Миңнехәнифә Заһирова кунакларны үзе каршы алды. Кунакчыл хуҗабикә 90 яшен тутыруга карамастан, бакчасын да тәртиптә тота икән, бик хәрәкәтчән һәм энергиясе ташып тора. Әбинең ике баласы, ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Кызы һәрчак әнисе янәшәсендә, барлык эшендә дә ярдәм итеп тора.
Яшь вакытларын искә төшереп, әби комбайнга утырып эшләгән еллары турында сөйләде, берникадәр комбайнчы ярдәмчесе булган, бераздан үзе комбайн штурвалына утырган. Гомер буе колхозда катлаулы, физик көч таләп иткән төрле эшләрдә эшләгән. Әмма ул зарланырга яратмый күрәсең, вакыты шул иде, дип куйды. Бүген дә кызы сүзләренә караганда, тик утырырга яратмый, һәрчак хәрәкәттә, һәрчак хәленнән килгәнчә нәрсә дә булса эшләргә тырыша. Миңнехәнифә әби авылның абыстае да икән, гореф-гадәтләребезне саклап, Коръән мәҗлесләрендә һәр табынның түрендә утыра. Яшьләргә дә үгет-нәсыйхәт бирә.
Куйбышев Затоннан яшьтәше Валентина Алексеевна да активлык, энергия, акыл һәм әйләнә- тирәдәгеләргә карата изге мөнәсәбәте белән Миңнехәнифә әбидән калышмый. Сугыш башланганда ул ун классны тәмамлаган була. Сызраньда укытучылар әзерләүче институтны тәмамлый, сугыш вакытында Молдавиядә укытучы булып эшли. Шунда булачак ире, хәрби офицер белән таныша. Соңрак гаиләсе белән Куйбышев Затонга күчеп кайталар һәм шунда төпләнеп калалар. Валентина Алексеевна 36 ел укытучы булып эшли.
Валентина Алексеевнаның өч баласы бар. Кызы үзе белән бергә яши. "Балаларым һәрчак ярдәм итеп торалар"-ди юбиляр.
90 яшьлекләрен билгеләп үтүче ике юбиляр турында да котларга килүче авыл җирлеге вәкилләре, авылдашлары һәм якыннары җаваплы, инициативалы булулары, эш өчен җан атып торулары турында сөйләделәр. Бүгенге көндә дә әңгәмәдәшләрем кәндәлек эшләр, әхлакый һәм рухи мәсьәләләр хакында аек акыл белән фикер йөртәләр.
Бәйрәмегез белән сезне хөрмәтле юбилярлар! Киләчәктә дә сәламәтлек белән якыннарыгызга кирәк булып яшәгез.
1 июньдә Кама Тамагы штпда яшәүче Левина Клавдия дә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Поселокта туып үскән Клавдия Николаевна авыр тормыш юлы узган. Сугыш башланганда аңа унсигез яшь була. Ир-атларны фронтка алганнан соң хатын-кызларга трактор, машина йөртергә, станокта эшләргә туры килә. Клавдия Николаевна да Заготзернода машинист урынына баса. 1953 елда тол кала. Хәзерге вакытты улы һәм килене белән яши. Зур гаиләдә дүрт онык үстергәннәр, 5 оныкчыклары үсеп килә. РФ Президенты Владимир Путиннан котлау телеграммасы һәм МР башлыгы Зөфәр Гарәфиевның бүләген аңа МР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Сорокина һәм шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Нияз Камалиев тапшырды.
Вәлиәхмәтова Саимә Олы Бортас авылында туган һәм гомер буе шунда яшәгән. Яшь ярымнан әнисез калып, үги әни тәрбиясендә үскән. 7 айлык вакытында, бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә инвалид кала, шуңа күрә мәктәптә белем ала алмый, инвалид булу сәбәпле колхоз эшләрендә дә катнашмаган.
Әмма Саимә апа һәркемгә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышкан. Сугыш чорында кырда эшләүчеләрнең балаларын караган, сугышка килүчеләргә носкилар, бияләйләр бәйләгән. Авылга эшкә килүчеләрне, укытучыларны фатирда тотып колхозга ярдәм иткән. Хәзерге вакытта сеңлесенең кызы һәм кияве тәрбиясендә авылда яши.
1 июньдә Саимә Вәлиәхмәтова үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте. Аны шушы истәлекле көн белән котларга җирлек башлыгы Александр Апаров, МР башлыгы киңәшчесе Радик Сәгъдиев килгән иде. Алар Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын укып, муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев исеменнән азык-төлек тутырылган пакет тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев