Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мобилизация

Улым беркайчан да зарланмый

Әхмәтовлар гаиләсе безнең районга 90 нчы еллар ахырында Казахстаннан күченгән. Ул вакытта уллары Фәрхәткә ике яшь кенә була.

- Эш һәм торак белән ярдәм иткән Әхәт Галиевка без бик рәхмәтле, - ди Флюра Ирек кызы. - Бу вакытта ул совхозда кошчылык фабрикасы ачты, гаиләбез белән шунда эшләдек. Яхшы кешенең йөзенә кызыллык китермәскә тырыштык. Хәзер үз хуҗалыгыбыз хисабына яшибез – терлек асрыйбыз, сөт һәм ит сатабыз, балаларга булышабыз. Ике улыбыз һәм бер кызыбыз бар. Олылары эшли, кечесе Буада газчыга укый.

Фәрхәт повестка алган һәм беренче дулкын белән үк мобилизацияләнгән. Ул Казанда яшәгән һәм шунда эшләгән, ләкин яшәү урыны буенча биредә теркәлгән, шуңа күрә аны Кирельскийдан җибәргәннәр.

- Соңгы тапкыр биш көн элек элемтәгә чыкты, бик борчылам, моңа кадәр атнага ике тапкыр шалтырата иде, - ди Флюра Әхмәтова, сүзен дәвам итеп. – Ул беркайчан да зарланмый, әллә ни яңа хәбәрләр әйтми, тавышын ишетеп, аның сау-сәламәт булуына куанам. 

Хәзерге вакытта уллары махсус операция зонасында булган барлык әниләргә сабырлык, өмет утының сүрелмәвен һәм рухи көч телибез, уллары белән шатлыклы очрашулар язсын, аларның уңышларына сөенеп яшәргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев