Кама Тамагы халкы «Амбилимпикс» чемпионатында катнашачак
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үзләрен 125 компетенциядә күрсәтә ала.
Аның төп максаты әлеге категория кешеләренә һөнәри үсеш алу шартлар булдыру.
Ул 16 мартта старт алды һәм 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр «Абилимпикс»ның 35 махсуслаштырылган компетенция үзәге базасында 125 компетенциядә ярыша.
Чемпионатта мәктәп укучылары, студентлар, инвалид һәм/яки сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән, эшкә урнашкан яки эшкә мохтаҗ, яшь буенча чикләүләрсез белгечләр катнаша.
Махсус хәрби операция ветераннары өчен ярышлар аерым узачак. Безнең районнан Амбилимпикска ике сугышчан хәрәкәт ветераны Ильяс Әхмәтдинов һәм Евгений Матросов килде. Беренчесе «Мебель җыю» компетенциясендә, икенчесе – «Электрон җиһазларны сүтү һәм җыю» компетенциясендә. Алар өчен ярышлар 2026 елның июнь-июлендә узачак. «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Ирина Кузиева мәгълүматлары буенча, Ильяс Әхмәтдинов июньдә төбәк чемпионатында ярышачак, ә Евгений Матросов, узган ел җиңүчесе буларак, быел Казанда узачак Бөтенроссия чемпионатында катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев