Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мобилизация

Солдат аналары

Красновидово авылының Максим Горький музеенда Изге Илья гыйбадәтханәсе настоятеле Роман атакай инициативасы белән «Солдат аналары» дигән чара узды.

Кунакка Украинадагы махсус операция зонасында хезмәт итүче егетләрнең әниләре килде. Балаларының сугыштан кайтуын көтүче хатын-кызлар алдында шигырьләр укылды. «Оберег» вокаль ансамбленә йөрүчеләр алар өчен матур җырлар җырлады. Гыйбадәтханә настоятеле аналарга теләктәшлек сүзләре әйтте һәм догалар укыды, аннары һәркайсына епархия биргән Казан Изге Анасы иконасы турындагы рәсемле матур китап бүләк итте.

- Роман атакай күптән шундый чара уздырырга теләгән иде, аның идеясен музей директоры Ольга Артамонова да хуплады, - диде әниләрнең берсе Ирина Гришина. - Бу очрашуга бик барасым да килмәгән иде, әмма җыелышып, башка хатын-кызлар белән аралашкач, килүемә сөендем. Мин ялгыз түгел, җылы сүзләр ишеткәч, бераз җиңелрәк булып китте. Улларыбыз батырлык эшләмәгәннәрдер дә, әмма алар Ватан алдындагы бурычларын үтәделәр. Ә хәзер без Роман атакай белән янә сугышчыларга, аерым алганда, улларыбызга гуманитар ярдәм җыя башладык.

Шул ук вакытта авыл җирлекләрендә яшәүчеләр мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр. Олы Бортас авыл җирлегендә җыелган акчаларга кирәк-яраклар сатып алып, посылкалар әзерләнгән һәм муниципаль районның гуманитар ярдәм җыю пунктына китерелгән. Затон кешеләре исемле посылкалар әзерләгән. Осинникида мобилизацияләнгән ир-егетнең гаиләсенә фатирга документлар рәсмиләштерүдә ярдәм итәләр.

Красновидово җирлегендә һәм «Солдат аналары» чарасына ХПП эшчеләре мобилизацияләнгәннәр өчен буржуй мичләре ясаганнар.

Тәмте авылында яшәүчеләр “УАЗ-буханка” машинасы, тепловизорлар, бензин пычкысы, болгаркалар, эретеп ябыштыру аппараты, кораллар һәм азык-төлек сатып алган. 16 февральдә болар барысы да йөк машинасына төялеп егетләргә җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев