Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мобилизация

Приморье краеның Чугуев районы сайлау комиссиясе рәисе махсус операциядә һәлак булды

Альберт Юнысов Казанда туган. Әнисе безнең районнан, шуңа күрә 90 нчы елларда гаилә аның туган ягына, Тәмтегә күченгән.

- Альберт 6 нчы сыйныфтан башлап безнең белән укыды, - дип искә ала сыйныфташлары. - Без аны шат күңелле, ярдәмчел, ачык кеше итеп хәтерлибез. Ул бу еллар дәвамында безнең белән элемтәдә торуын дәвам итте һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының очрашуларына һәрвакыт кайта иде. Соңгысы 2020 елда булды, пандемиягә карамастан, без барыбыз да очраштык һәм Альберт та кайтты. Ул һәрвакыт туган ягы Татарстанга, Тәмтегә тартылды, монда аның әнисе һәм апасы яши.

- Мин Альберт белән СПТУда таныштым, - дип искә ала Валерий Воронцов.- Без бергә умартачылык эшенә өйрәндек. Бүген мин бердәнбер чын дустымны югалттым. Ул миңа туганымнан да якынрак иде. Күңелдәге әрнүне басарга сүзләр таба алмыйм. Аның янына махсус операция зонасына да бардым, гуманитар ярдәм китердем, җыелган акчага УАЗ, запас тәгәрмәчләр сатып алдым. Үзем Лаеш районыннан, хәзер Краснодар краенда яшим. Дустымның һәлак булуы бик кызганыч.

- Альберт Гомәр улы белән җиде ел элек таныштым, ул безнең районның ТИКын җитәкләде, - диде Чугуев районы башлыгы Роман Деменев. - Танышу дуслыкка әверелде. Аның язмышы шулай булды, хәрби хезмәттән соң ул Ерак Көнчыгышта калды, Татарстанны бик ярата иде, туган ягыннан безгә һәрвакыт күчтәнәчләр алып килеп, барыбызны да милли тәм-томнар белән сыйлый иде. Ул бик намуслы кеше, булдыклы җитәкче, гаилә җанлы ир һәм ата иде. Без якын кешебезне югалттык.

- Альберт Гомәр улы 2022 елның 11 октябрендә мобилизацияләнде, - диде Юнысовның хезмәттәше Анна Поповская.  - Без аның ротасының Веремеевск чигендә оборона линиясен тотканы һәм үз позицияләрен намус белән яклаганы турында беләбез. Моның өчен ул үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Альберт Юнысовка 45 яшь иде. Шуның 20 елын ул Чугуевкада яшәгән, 10 ел ТИКны җитәкләгән. Ерак Көнчыгышта аның хатыны һәм ике кызы калган. Әнисе, апасы һәм абыйсы Татарстанда яшиләр. Герой Тәмте авыл җирлегенең элеккеге Чапай авылы зиратында җирләнде.

Геройны соңгы юлга район башлыгы Наил Вазыйхов, авыл җирлеге башлыгы Игорь Зиновьев, Тәмте авылы халкы озатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев