Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мобилизация

Өйдәгеләрнең яратулары һәм көтүләре турында белү мөһим

Редакциягә мобилизацияләнгән ирнең тормыш иптәше Татьяна Шулаева мөрәҗәгать итте, ул Куйбышев Затонында яшәүче Карагезяннар гаиләсенең игелекле эше турында сөйләде.

Шулаевлар һәм Никаншиннар гаиләләре мобилизацияләнгән ир-егетләр өчен бушлай бирелгән машина өчен Карагезяннар гаиләсенә чын күңелдән рәхмәт белдерә.

 "Шәхси эшмәкәр Абраам Карагезян, үз карамагындагы эшчеләр белән бергә, машинаны ремонтлап кына калмыйча, аны махсус операция зонасына илтеп тә биргәннәр. Юмарт, игелекле һәм кешелекле булганнары өчен беренче чиратта Абраам Арутюновичка, аның улы Арменга, Карагезяннар гаиләсенә һәм гаилә дустыбыз Александр Арсентьевка, шулай ук ярдәме өчен Ислам Вәлиевка рәхмәт белдерәбез», - дип хәбәр итте Татьяна Шулаева.

Без сәфәрнең ничек оештырылуы һәм ничек узуы турында тулырак белергә булдык.

Татьяна Шулаева мобилизацияләнгән солдатларга өстәмә транспортның һәрвакыт кирәк булуы турында сөйләде. Шуңа күрә без – аларның хатыннары һәм туганнары туры килердәй машина эзли башладык. Гаиләдә булган иске “Нива” ышанычсыз иде, сыналган һәм яхшы машина кирәк иде. Машинаны табу җиңел түгел, чөнки аның шундый мөһим эштә сынатмаячагына инаныр өчен техниканы белергә кирәк. Эзли торгач, Абраам Карагезян ярдәм кулы сузды, ул бер атна буе машинаны тәртипкә китерде, камилләштерде һәм солдатларыбызга бушлай илтеп тапшырган. Шулай ук ул, аның улы һәм гаилә дусты ике машина руле артында өч тәүлекне юлда үткәргәннәр.

“Сигезле”не алар егетләргә калдырып, өйгә үз машиналарында кайтканнар.

Моннан тыш, хатын-кызлар алар аша ирләренә посылкалар да тапшырган. "Әлбәттә, без күчтәнәчләр  һәм ирләребез үзләре сораган әйберләрне алдык. Тиешле урынга тәүлек буе бардык, юлда туктамадык та диярлек, мин Абраам Арутюновичны алыштырырга тиеш идем, тик ул барысын да үз өстенә алып, миңа рульне бирмәде дә диярлек. Ирләребезгә ярдәм итүгә керткән зур өлеше өчен без аңа бик рәхмәтле!"- диде Татьяна Шулаева.

Без аларның урнашу урыны турында да, нинди бүлекчәләрдә хезмәт итүләре турында да яза алмыйбыз, әмма иң мөһиме: егетләр якташларыннан һәм туганнарыннан зур ярдәм алдылар, үзләрен яратулары һәм көтүләре турында алар белә. Ә өйдән ерак чакта бу – алар өчен иң мөһимедер, мөгаен...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев