Мобилизацияләнгән якташларга ярдәм күрсәтелде
Районда яшәүчеләрнең күбесе аларга финанс ягыннан ярдәм итте, кемдер үзе акча күчерде, кемнәрдер авыллары яки хезмәт коллективлары белән бергә акча җыйды.Кайберәүләр акча җыюны һәм әйберләр сатып алуны оештырды. Шундый оештыручыларның берсе турында һәм районда яшәүчеләрнең 10 көндә шактый зур сумма – 612 мең сумнан артык акча җыюлары хакында тулырак сөйләп үтәсебез килә.
Любовь Тимошина Куйбышев Затонында яши. Аңа 27 яшь, кызы Кристинага күптән түгел бер яшь тулган. Әнисе Александра Петрунина Куйбышев Затоны пекарнясында эшли, әбисе Нина Михайловна Зәйдуллинаны затонлыларның күпчелеге белә.
Кулында кечкенә баласы һәм йорт мәшәкатьләре булуга карамастан, ул акча җыюны оештыру һәм мобилизацияләнгән якташларыбыз өчен иң кирәкле әйберләрне сатып алу эшенә алынган. Шундый мөһим эшкә нәрсә этәрүен белү өчен аның белән очрашып сөйләшергә булдык.
Любовь мобилизацияләнгәннәр арасында танышлары булуын, ә мобилизациядән соң төзелгән аралашу чатында аларның нәрсәгә мохтаҗлыгы турында каматамагылыларның күп фикерләр калдыруы турында әйтте. Шул ук вакытта язышуларда катнашучылар ярдәм итәргә теләк белдергән, ләкин оештыручы булмаган. Любовь Тимошина егетләргә ярдәм итү өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләргә кирәк дигән карарга килгән һәм социаль челтәрләрдә акча җыю турында игълан иткән.
«Чатта күпләр ярдәм итәргә теләк белдерде, ләкин күбесенең чыгып китеп, нәрсәдер алып кайту мөмкинлеге юк. Ә районнан 57 кеше мобилизацияләнде, аларның һәркайсын тәэмин итәргә кирәк. Республика зур ярдәм күрсәтә, ләкин дарулар да кирәк иде, аларны тиз арада илтеп бирдек. Аннары зур аптечкалар җыйдык, әзер аптечкалар сатып алмадык, сугышчыларыбыз белән үзара килешеп, иң кирәкле әйберләрне комплектладык. Һәрвакыт элемтәдә булсыннар өчен повербанклар – мобиль телефоннарга заряд җыю өчен тышкы батареялар, термокиемнәр сатып алдык. Егетләр рацияләр дә сорады, моның өчен без оператив рәвештә өстәмә акча җыйдык һәм хәзер алар рацияләрдән актив файдалана».
Любовь Тимошина чекларны фотога төшереп, социаль челтәргә куйган, егетләребезнең нәрсәләр алуны үтенүләре турында хәбәр иткән. «Акча җыюда катнашучыларның барысына да ышанычлары һәм егетләребезгә ярдәм итүләре өчен рәхмәт әйтәсем килә. Без сыйфатлы һәм файдалы әйберләр сатып алырга тырыштык, алар, һичшиксез, хезмәттә кирәк булачак. Балтач авыл җирлеге башлыгы Динар Мөхәммәдуллинга аерым рәхмәт, ул беренче көннәрдән үк сәфәрләрне оештыруда ярдәм итәргә тәкъдим итте, хатыны Алсуга шулай ук рәхмәт – ул биштәрләр сатып алуда һәм аларны әзерләүдә актив ярдәм итте, әйберләрне сатып алырга, аннан соң аларны егетләргә тапшырырга да бергә бардык», - ди ул.
Язмабыз герое зур биштәрләрне ничек итеп җентекләп сайлаулары, тукымасының ныклыгын тикшерүләре турында сөйләде, биштәрләргә хәтта су да агызып караганнар, яңгырда юешләнмәвенә, озак хезмәт итәчәгенә инангач кына алганнар. Алдан консультацияләр үтеп, рацияләрне махсуслаштырылган хәрби кибеттән сатып алганнар. Бу эштә Кама Тамагы районында туып үсеп, хәзерге вакытта Казанда яшәүче Алмаз Сөләйманов ярдәм иткән, ул балаклавалар һәм рацияләр сайларга булышкан.
Кичләрен Люба чекларны чагыштырган, бернәрсә дә онытылып калмасын өчен таблицалар төзегән. Эшнең иң зур күләме инде башкарылган.
“Акчаларны күп күчерделәр, кешеләр, булдыра алганча, ярдәм итәргә тырышты, шуңа күрә һәркайсына рәхмәт белдерәм!”- ди ул.
Әйберләр сатып алып, оештыру эшләре белән йөргәндә, бала кем белән калды дигән сорауга Любовь апасы Анастасия Попцованың нык ярдәм итүе турында әйтте. Анастасия белән дә аралаштык. “Сеңлем зур эшкә алынды. Әлбәттә, мин дә, хәлемнән килгәнчә, аңа ярдәм итәргә тырыштым. Кирәкле әйберләрнең исемлеген бергә төзедек. Люба төннәрен отчетлар ясады, һәрбер җыелган һәм сарыф ителгән сумны исәпкә алу өчен, чекларны җыеп барды. Халыкның күпчелеге аны хуплады. Әлбәттә, бу игелекле эшкә шикләнеп караучылар да булды, әмма бәхеткә, барысы да уңышлы килеп чыкты. Егетләр барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителде”.
Любовь Тимошина, Динар Мөхәммәдуллин һәм район башлыгы Наил Вазыйхов белән бергә Казанга мобилизацияләнгәннәр янына барган эшмәкәр Дамир Вафин егетләрнең кул пычкысы соравы турында әйтте, алар белән ул һәркайсын тәэмин итәргә тырышкан. Солдатларыбызга күрсәтелгән ярдәмнең күпмегә төшүе турындагы сорауга Дамир Фатыйх улы: «Дөресен генә әйткәндә, исәпләмәдем. Мондый вакытта үзеңнән өлеш кертәсе, ярдәм итәсе килә. Мин үзем дә армиядә булдым, Белоруссиядә хезмәт иттем, элемтәче идем. Армиянең нәрсә икәнен беләм һәм ярдәмебез егетләргә кирәге чыгар дип өметләнәм. Без алар белән, без һәрвакыт элемтәдә!» - дип җавап бирде.
Любовь Тимошина акча җыюда катнашкан һәркемгә социаль челтәрдә рәхмәт белдерде:
«Без моны булдырдык!!!! 2022 елның 5 октябрендә Кама Тамагы районыннан мобилизацияләнгән егетләргә акча җыя башладык. Сезнең ышаныч һәм ярдәм белән без 612 020,63 сум акча тупладык, күпләр берничә тапкыр акча күчерде».
Ул әлеге уртак эшкә зур өлеш керткән оешмаларны, эшмәкәрләрне, җирлекләрне санап чыкты.
Болар – мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, шул исәптән авыл клублары һәм мәдәният йортлары хезмәткәрләре, алар мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү өчен 32200 сум акча күчергән. Тенеш штп башлыгы Илнур Гыйниятов һәм поселок халкы 15000 сум, Кама Тамагы районы полиция бүлеге 7500 сум күчергән.
Балтач авылы халкы – 31500 сум Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыйхов шәхсән – 10 000 сум, Рудник урта мәктәбе коллективы – 8500 сум күчергән, эшмәкәр Дамир Вафин мобилизацияләнгән 57 кешегә инструментлар һәм җайланмалар комплекты сатып алган. Ширзад Имамвердиев 44 пар резин тапочка тапшырды. Красновидово авылыннан 6140 сум җибәргәннәр Кече Салтык авылыннан 23 пар йон оекбаш һәм 2100 сум акча тапшырганнар. Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе коллективы 100 мең сум акча җыйган һәм күчергән, Балтач авыл җирлеге башлыгы Динар Мөхәммәдуллин хатыны Алсу белән барлык кирәкле товарларны сатып алуда, комплектлауда һәм илтеп тапшыруда ярдәм иткән, шулай ук шәхсән үзләреннән 5000 мең сум акча күчергәннәр. Олы Салтык авыл җирлегендә яшәүчеләр 10000 сум акча күчергән.
Җавап итеп, район халкы үзенең рәхмәтен белдергән:
«Игелекле эштә актив катнашкан һәркем алдында барлык солдат аналары исеменнән баш иям. Бердәм булганда, без Җиңү өчен барысын да эшли алабыз. Күрсәтелгән игътибардан егетләрнең бик күңелләре булды һәм алар ярдәм өчен рәхмәт әйтәләр. Тагын бер кат барысына да рәхмәтемне җиткерәм», - дип язган Резидә Әсхәдуллина.
«Барыгызга да рәхмәт! Исән-имин булыгыз! Барыгызга да афәрин! Мондый ярдәмебез өчен егетләр дә шат!»- дип саный Марина Вахромова.
«Люба, Алсу, Динар, Булат һәм сезгә ярдәм итүчеләрнең барысы да зур эш башкарды! Бик зур рәхмәт!!! Ирекле рәвештә мондый зур эш башкару бер дә җиңел түгел! Алдыгызда баш иябез!»- дип язган Альбина Садриева.
«Барыгызга да зур рәхмәт! Люба, сиңа аерым рәхмәт! Булдырдың !!!»- дигән Гөлназ Камалова.
Биштәрләрне тапшырганнан соң, социаль челтәрләр аша янә элемтәгә чыктылар: «Якташларыбыз барыгызга да ялкынлы сәлам һәм рәхмәт сүзләре җиткерәләр. Шундый кыска вакыт эчендә сез тиешле сумманы җыеп, кирәкле әйберләрне сатып алдыгыз. Рәхмәт! Любовь Тимошинага аерым рәхмәт. Зур җаваплылыкны үз өстенә алды һәм 100% башкарып чыкты! Аңа ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт».
Бу катлаулы чорда Кама Тамагы районы халкы берләште һәм, бердәм булып, тиз арада ярдәм күрсәтеп, егетләргә алар турында кайгыртуларын, борчылуларын һәм өйдә көтүләрен белдерде…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев