Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мобилизация

Күп балалы аталар кире кайтарылды

Интернетта РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәрраховның күп балалы әтиләрнең чакырылыштан азат ителүе турындагы хәбәре таралган иде.

Бу материалны “Татмедиа” АҖ биреме буенча безнең газета да сайтка урнаштырды. Шуннан соң редакциягә мобилизацияләнүчеләр шалтырата башлады, алар хәбәр иткәнчә, язма чыкканнан соң гаиләләрендә киеренке хәл барлыкка килгән.  Әниләре һәм хатыннары шалтыратып, кичектерелү турында әйткән, ә часть командирлары алардан хәтта рапорт та кабул итмәгән.

Редакция, ярдәм сорап, «ТАТМЕДИА» АҖның төп офисына мөрәҗәгать итте. Генераль директор Шамил Садыйков депутатның барлык контактларын да бирде. Социаль челтәр аша депутат Айрат Фәрраховка мөрәҗәгать итеп, күп балалы әтиләрнең хәрби хәрәкәтләргә җибәрелмәү мәсьәләсенең нинди вәзгыятькә китерүен хәбәр иттек:

«Кама Тамагыннан мобилиза-цияләнгән ир-егетләр төркемен якшәмбе көнне хәрби хәрәкәтләр зонасына җибәрәчәкләр. Тик сезнең инициативагыз аларга кагылмаячак, чөнки хәрбиләрнең күп балалы аталарны җибәрергә боерыклары юк. Бу ир-атлар мобилизация пунктында калдырылсыннар иде. Югыйсә, кире кайтару мөмкин булмаячак. Бәлки хәзер алга таба күп балалы әтиләрне чакыртмаслар да, тик алдарак чакыртылганнарның гаиләләре бу уңайдан бик борчыла».

Шимбә көнне видеоконференция режимындагы киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» ААҖ генераль директоры Илшат Әминов та бу сорауны бирде. Темага ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева җитәкчелек итә, ул һәр очракны аерым карый.

Якшәмбе көнне Кече Мәрәтхуҗадан Илмир Закиров махсус операция зонасына җибәрелергә ярты сәгать кала азат ителүләре турында хәбәр итте.

Запастагы гражданнарны мобили-зацияләү буенча Татарстан Республикасы чакырылыш комиссиясе муниципалитетларның 16 яшькә кадәрге өч баласы булган ир-атларны мобилизацияләү турындагы карарын гамәлдән чыгарды. Карар 21 октябрьдә республиканың оператив штабы утырышында кабул ителгән. Гамәлдән чыгару әлеге гражданнарның гаризасы һәм балаларның туу турында таныклыклары нигезендә рәсмиләштерелә.

«Күп балалы әтиләр – Лукоянов, Закиров һәм Хәсәнов өйләренә кайтартылды», - дип газетага хәбәр итте хәрби комиссариат хезмәткәре Альберт Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев