Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мобилизация

«Көтәбез, өметләнәбез, ышанабыз, горурланабыз!»

Осинники авылында уллары махсус хәрби операциядә катнашучы дүрт әни яши.

Хәрби бурычын үтәүче улы өчен борчылучы ана йөрәген аңлавы җиңел түгел, бары тик фаразлап кына була. Ул һәрвакыт борчыла…

Богатова Ольга Владимировна 1975 елның 28 апрелендә туган. 

«Осинники сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанда тегүчелеккә укыдым. 2 ел эшләгәч, 1994 елның 8 июлендә кияүгә чыктым. Өч балам: бер кызым һәм ике улым бар. Совхозда ваклагычта, фермада бозау караучы булып эшләдем. Хәзер йортта хуҗалык эшләрен башкарам», - ди аз сүзле әңгәмәдәшем.

2022 елның 27 сентябреннән олы улы Владимир махсус операциягә мобилизацияләнгән. Ул рядовой булып хезмәт итә, медаль белән бүләкләнгән. Авыр яраланганнан соң, 2 ай госпитальдә яткач, берничә операция кичереп, аякка баскан. Әнисе улы өчен бик борчыла, яратып: «Ягымлы ул безнең Володя...» - ди.

Владимир белән бергә мобилизациянең беренче дулкынында Алевтина Мартьянованың улы Виктор Мартьянов та киткән. Ул 1981 елда туган, сержант. Кайгыртучан улы әнисенә еш шалтыратырга тырыша. Күптән түгел Алевтина Шамил кызы тол калган,  өстәвенә махсус операциядә  кияве һәлак булган – оныклары әтисез калган, һәм әбиләре мөмкин булганча алар янында булырга омтыла. 

Алевтина Мартьянова өч бала анасы. Кече улы һәм олы оныгы – Викторның кызы Казанда яшиләр. Балалар да, оныклар да шалтыраталар, кайталар. Яраткан эше дә бар: Алевтина Шамил кызы 40 ел Осинники мәдәният йортында хезмәт куя.

Аның апасы Роза Шамил кызы Гущина шулай ук 2022 елның 22 октябрендә улын махсус операциягә озаткан. Дмитрий – сержант, медаль белән бүләкләнгән.

Роза Шамил кызы 1961 елның 18 ноябрендә Осинникида туган. Тәмте урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан җитен комбинатында, аннары Казан дәүләт университетының геология факультетында лаборант булып эшләгән. 1983 елда кияүгә чыга һәм яшьләр Ставрополь краена күчеп китә. Анда балалары Дима һәм Марина туа. 1987 елда туган якка әйләнеп кайталар. Роза балалар бакчасында, фермада эшли. 1995 елда педагогия училищесын тәмамлый һәм 2008 елга кадәр, ябылганчы, балалар бакчасында хезмәт куя. Һәм аңа янә һөнәрен үзгәртергә туры килә: 2009 елдан башлап пенсиягә чыкканчы кибеттә сатучы булып эшли.

Улы турында Роза Шамил кызы җылы итеп сөйли, аның балачакта нинди булганын искә ала:

«Җитез, кызыксынучан, тыйнак. Мөстәкыйльлеккә иртә өйрәнде. Аңа һәрчак таянырга була. Бригадир булып эшләгәндә, үзем дә, ирем дә эшкә иртә чыгып китә идек. Дима үзе киенеп, Маринаны киендереп, бакчага үзләре генә баралар иде».

Зимина Марина Александровна 1965 елның 29 июлендә Осинникида туган. 10 класс белем алгач, Казанда «ПУ-50»дә радиомонтажчы белгечлеге буенча укый. Квалификациясен үзгәртеп, ике ел ярым электротехника институтында декрет ялына кадәр эшли. 

Аннары ире белән Осинникига күченәләр. Монда Марина Александровна башта балалар бакчасында аш-су остасы булып эшли, ә 1991 елдан агрофирма ашханәсендә тәмле төшке ашлар әзерли. 

Аның кызы һәм ике улы бар. Кечесе Владимир 2022 елның 27 октябрендә мобилизацияләнгән. 

«Володя – лейтенант, взвод командиры, хәрби хәрәкәтләр ветераны, «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнде», - дип горурланып сөйли әнисе.
Шулай ук Марина Александровна игътибары һәм ярдәме өчен Осинники авыл җирлеге башлыгына рәхмәтле: «Ирем белән икебездән зур рәхмәт аңа, ирем инвалид, безгә мунчага утын әзерләве авыр. Күптән түгел утын китерделәр. Бу эшкә катнашы булган һәркемгә рәхмәт».

Солдат аналарын узган Әниләр көне белән котлыйм, аларга сәламәтлек һәм сабырлык телим. Аналарның өмете һәм мәхәббәте улларын саклап йөртсен, һәм алар җиңү белән исән-имин өйләренә кайтсыннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев