Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мобилизация

Кечкенә «Җиңү» бар, зур Җиңүне көтәбез

Кирельский авылыннан Никифоровлар гаиләсе турында газетабыз язган иде. Дмитрий Никифоров көзен мобилизацияләнде.

Мобилизацияләнгәннәрнең Кама Тамагындагы җыелу пунктында аны дуслары һәм якыннары: әнисе Пелагея Николаевна, әтисе Виктор Борисович, хатыны Алинә һәм ике яшьлек улы Данил озатты. Яшь гаилә икенче балалары тууын көтә иде.

Алинәгә иреннән башка гына бала көтү җиңел булмагандыр, шулай да янәшәсендә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торган яраткан кайнанасы һәм кайнатасы бар. Дмитрийның сирәк шалтыратуларын көтеп вакыт уза торды. Алинә, бала тугач, үзләрен бала тудыру йортыннан каршы алу яки гаиләсе белән күрешү өчен ирен кыска вакытлы ялга җибәрүләренә бик өметләнде. Һәм могҗиза! Яшь әнинең теләге чынга ашкан – Дмитрийны ялга җибәргәннәр!

Без аның белән элемтәгә кердек һәм ничек итеп ял алуга ирешүе белән кызыксындык. Россия Президенты Федераль җыенга мөрәҗәгатендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярты елга бер тапкыр ике атналык ял бирергә боерды, бәлки бу да роль уйнагандыр. Иң мөһиме, яшь әти бала тудыру йортыннан чыгучы яңа туган кызын кулына алган.

Дмитрий үзе күп сөйләшми һәм, ир-атларга хас булганча, хис-тойгылар күрсәтүгә саран, әмма шулай да: «Көтмәгәндә килеп чыкты, хатыным белән кызымны бала тудыру йортыннан каршы алырга рөхсәт сорадым, рөхсәт бирделәр, шуннан соң теркәлдем һәм кайтып киттем. Әлбәттә, мин бик шат», - диде.

Декабрь аенда уллары Данилга ике яшь тулган, аның яраткан уенчыклары – хәрби техника һәм вертолет, ә хәзер ул яңа туган сеңлесе тирәсендә дә бөтерелергә ярата.

«Улыбыз аны шунда ук куанып каршы алды, сеңлесен карарга булыша, сыйпый, үбә, яратып “бәби” дип атап йөртә. Хәзер абый булды инде!» - ди Алинә.

Никифоровлар кызларына Виктория дигән исем биргән, бу бик символик исем, чөнки латинчадан тәрҗемә иткәндә, ул «җиңү» дигәнне аңлата. Шулай итеп, бу гаиләнең үз «җиңүе» булды, ә илебез халкы ирләренең, улларының, абый-энеләренең кайтуын һәм уртак Җиңүне көтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев