Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мобилизация

Кайтырга вәгъдә бирәм

Каматамагылылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән «Кайтырга вәгъдә бирәм!” проектына кушылды.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләргә ярдәм йөзеннән “Кайтырга вәгъдә бирәм!" балалар һәм яшьләр проектын игълан итте.

Проект кысаларында махсус операция зонасына “Кайтырга вәгъдә бирәм!" дип язылган 250 грамм сыйдырышлы пыяла банкаларда кайнатма һәм балалар язган открыткалар җибәрү планлаштырыла. Гуманитар ярдәм мөһим мәгънәгә ия, ул буш банкларны әнигә яки әбигә кире кайтаруны гына түгел, ә бөтен илдән килгән махсус операциядә катнашучыларга: «Һичшиксез, кайтыгыз! Сезне җиңү белән көтеп калабыз!» дигән мөрәҗәгатьне дә үз эченә ала.

Кама Тамагы районында бу акциягә старт Куйбышев Затонында бирелде. Гуманитар ярдәм җыю пункты урнашкан җирле мәдәният йорты бинасында “Яшь гвардия” хәрәкәте активистлары һәм битараф булмаган кешеләр җыелды. Соңрак акциягә Кама Тамагы татар урта мәктәбенең "Форпост" отряды активистлары кушылды. Балалар кайнатма тутырылган банкаларны бизәделәр, аларга матур теләкләр яздылар һәм махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен тартмаларга салдылар. Кайнатмалар «Бердәм Россия» партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсе ярдәме белән сатып алынды. 

Сез дә бу игелекле акциягә кушыла аласыз. Кайнатма тутырылган банкларны Кама Тамагы, Карл Маркс урамы, 105 йорт, 1 кат (китапханә бинасы) адресы буенча урнашкан «Ярдәм янәшә» (“Помощь рядом”) гуманитар ярдәм җыю пунктына алып килергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев