Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мобилизация

Игелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!

Ноябрь ахырында район халкы 1233 нче мобилизацияләнгән полкка “УАЗ” автомобиле сатып алу өчен акча җыйды.

5 декабрь – Волонтерлар көненә акча җыю тәмамланды, ә бу атнада җылы киемнәр, азык-төлек һәм солдатлар өчен кирәкле барлык әйберләр белән тулы машинаны хәрби частькә илттеләр.  

Якташларыбыз бу ярдәмгә бик шат булды, ә иң мөһиме – районның ярдәмен, кешеләрнең битараф булмавын тойдылар.

Егетләр видео төшергәннәр, алар анда якташларына һәм район башлыгы Наил Вазыйховка акча җыюны оештыруда ярдәм иткәне, машинаны махсус операция зонасына озата барганы өчен рәхмәт белдерә, шулай ук машина йөртүче Радик Заһидуллинга, Тәмте авыл җирлеге башлыгы Игорь Зиновьевка һәм Тәмтедә яшәүче Сергей Саковка “буханка”ны китереп җиткергәннәре өчен рәхмәт сүзләре яңгырый. 

«Затон һәм Кирельский халкына – кышкылыкка әзерләнгән яшелчә, җиләк-җимешләр, Кирельский мәдәният йорты хезмәткәрләренә окоп шәмнәре өчен, эшмәкәр Дамир Вафинга – бензопычкылар, май, кадаклар, саморезлар һәм башка күп нәрсәләр өчен, Эдуард Головановка – тормоз җайланмалары, Роман Камаловка машина өчен тормоз дисклары, Абраам һәм Армен Карагезяннарга машинаны ремонтлаганнары һәм җибәрүгә әзерләгәннәре, Евгений Бубновка – бензинга акча биргәне, «Уют» ҖЧҖга – камыр ризыклары, Сәет Мөхәммәдуллинга һәм Балтач авылы халкына – окоп шәмнәре, Люция Хәйдәровага һәм Флюра Беляевага йон оекбашлар, Затон мәктәбе укучыларына – солдатларга язган хатлары, 1234 нче полкта хезмәт иткән һәм хәзерге вакытта яраланганнан соң өйдә дәваланучы Максим Никоновка 10 повербанк өчен зур рәхмәт. Игелекле эшләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын», - ди егетләр.

Зур күләмдә акча җыюга алынган волонтерлар командасы да рәхмәт сүзләренә кушылды.

«Кирәкле сумманы шулай бик тиз җыярбыз дип уйламаган  идек. Район халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Барыбыз бергә  берләшеп кенә әнә шулай уртак максатыбызга  ирешә алдык», - диделәр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев