Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мобилизация

Яраланганнан соң абыйлы-энеле егетләр өйдә күреште

Әсхәдуллиннар гаиләсенең ике улы да махсус операциядә катнаша.

Кече уллары Айрат мобилизациянең беренче дулкынында чакырылган. Ул урнашкан часть ноябрь башында ук позициядә була. Айрат 2017-2018 елларда армиядә хезмәт иткән.

Ул Казанда өйрәнүләр узганда, абыйсы Артур хәрби комиссариатка үз теләге белән барган һәм мобилизацияләнгәннәрнең икенче партиясе белән махсус хәрби операция зонасына җибәрелгән. Армия хезмәтеннән соң ул 2008-2010 елларда контракт буенча ГРУ спецназында хезмәт иткән. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашмаса да, җитди әзерлек үткән, кече лейтенант исеме алган. Абыйлы-энеле егетләргә хәрби операция зонасында очрашырга туры килми, берсе – ЛНРга, икенчесе ДНРга эләккән.

Гыйнварда Айрат яралана – якында гына минометтан җибәрелгән снаряд шартлый, шартлаудан бары ул гына зыян күрә. Алты госпитальдә дәвалана, хәзер яраланудан соң тернәкләнү уза. Дәвалану тәмамлангач, яңадан үзенең хәрби частена китәчәк.

- Янәшәдә бик ышанычлы егетләр бар, алар дошманны үзләренә җәлеп итеп, яраланган сугышчыны алып китәргә булыша, - ди Айрат.

Артур взвод командиры итеп билгеләнгән. Территорияне чистарту буенча бирем алгач, аның взводы бу бурычны югалтуларсыз үтәгән.

- Ике көн дәвамында оборона тоттык, аннары икенче төркемгә ярдәмгә бардык һәм тозакка эләктек, кире кайтырга туры килде. Барыбыз да якындагы ышыклыкта булганда, танк снаряды шартлады. Мин иң соңыннан чыктым һәм миңа ярчыклар эләкте.

Яраланганнан соң Артур берничә операция кичергән. Хәзер дә контузия йогынтысы сизелә. Әлегә ул дәваланганнан соң ялда. Шулай итеп, абыйлы-энеле Әсхәдуллиннарга туган йортта күрешергә насыйп булган. 

Артур, хәрби бурычны үтәгәне өчен Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Әниләре Резидә Әсхәдуллина волонтерлык эшчәнлеге белән бик актив шөгыльләнә. Бу ханымның чыдамлыгын да билгеләп үтәргә кирәк. Ул беренчеләрдән булып солдатларга ярдәм җыю белән шөгыльләнә башлады. Аның кече улы бу вакытта Казанда мобилизацияләнгәннәр төркемендә өйрәнүләр узып йөри иде, ә Резидә Илдус кызы шул вакытта ук инде үз теләкләре белән алдарак киткән солдатлар өчен җылы киемнәр һәм азык-төлек җыя башлады. Кама Тамагы үзәк мәчетендә оештырылган хәрбиләргә ярдәм җыю пункты турында газетабыз язган иде. Поселокта яшәүчеләр, нинди диндә булуларына карамастан, кем ничек булдыра ала – шулай ярдәм күрсәтте. Тенеш почта бүлекчәсе җитәкчесе буларак, поселок халкы белән зур эш алып бара, алар аның хәрби частьләргә посылкалар җибәрү турындагы тәкъдимен кире какмый. Атна саен Тенештән өчәр посылка җибәрелә. Күптән түгел посылкаларның бер өлешен ялга кайткан мобилизацияләнгән егетләр алган һәм аларны адресатларына җиткерергә вәгъдә иткән.

- Бездә бик ярдәмчел кешеләр бар. Артур, яраланып, Самара госпиталендә ятканда, Илнар Латыйпов Волгоградка эш буенча баруын һәм юл уңаеннан аның янына да кереп чыгарга теләве турында әйтте.  Мин аның артыннан улыма посылка җибәрдем, - диде Резидә Әсхәдуллина.

- Анатолий Головачев 50 мең сумга тепловизор сатып алып, аны миңа тапшырды һәм мобилизацияләнгән солдатлар өчен хәрби частькә җибәрүне сорады, - диде Резидә Әсхәдуллина.  - Владимир Самарцев кипкән балык китерде, без аны өч посылкага бүлдек. 

Резидә ханым Яшел Үзән районы Норлат авылындагы якташларына да ярдәм итә – аларга маскировка челтәрләре үрү өчен материаллар илтә. Шул рәвешле ул Россия армиясе солдатларына, шул исәптән үзенең улларына да хәрби бурычларын үтәү җиңелрәк булсын өчен зур көч куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев