Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мобилизация

Янәшәсендә якташ егетләр булуы сөенечле

Римма Мамыкина Новосергиево авылында туган һәм штаттан тыш хәбәрчебез Николай Соловцовның газетабызда чыккан язмаларын һәрвакыт кызыксынып укый.

- Җиде яшьлек чагымда Тәмтегә күчендек, ул вакытка әнием тол калды, без өч бала үстек, - дип искә ала Римма Валентиновна. – Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, мин Казанга киттем, училище тәмамладым һәм предприятие каршындагы ашханәдә пешекче булып эшләдем. Аннары кияүгә чыктым һәм Тәмтегә кайттык. Колхозда эшләү шарты белән, рәис безгә йорт тәкъдим итте. Риза булдык, фермага эшкә кердем, ирем тракторчы булып эшли башлады. Менә инде 42 ел бу йортта яшибез. 90 нчы еллар башында ферма ябылгач,  хастаханәгә санитар булып урнаштым.

Ирем белән ике бала – ул һәм кыз үстердек. Кызыбыз Тәмтедә яши, улыбыз Казанда эшләде, әлегә өйләнмәгән.

Дима 2007-2008 елларда Хәрби һава көчләрендә хезмәт итте, хәрби аэродромга хезмәт күрсәтте. Ул мобилизацияләнгәч, атна саен аның янына полигонга бардык. Аннары аларны Воронежга күчерделәр, хәзер без аларның кайдалыкларын белмибез. Сирәк шалтырата,  үзенең исәнлеге һәм барысы да яхшы булуы турында кыска гына хәбәр итә.

Дима торак-коммуналь хуҗалыкта эшләгән һәм торак комплекс ишегалдына хезмәт күрсәткән. Бу ишегалдындагы йортларда яшәүчеләр аңа әлегәчә ярдәм күрсәтә – хәлләрен сорашалар, акча җибәрәләр. Янәшәсендә хезмәт итүче ике егет Красновидоводан, икесе Варваринодан һәм икесе Кама Тамагыннан. Полигонда чакта ук алар бергә дуслашканнар, хәзер дә барысы бергә хезмәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев