Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мобилизация

Якыннарның мәхәббәте һәм кайгыртуы - иң зур терәк

Тәмтедән мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары, иң кирәкле әйберләрне туплап, махсус операциядә катнашучы ирләренә посылкалар җибәрде.

Тепловизор, пычкы, болгарка, эретеп ябыштыру аппараты, эш кораллары һәм азык-төлек – болар барысы да “УАЗ-буханка” машинасына төялеп, махсус операция зонасына озатылды.

Без бу акциянең инициаторы Екатерина Балагурова белән элемтәгә кердек. Екатеринаның ире узган елның октябрендә мобилизацияләнгән. Аның белән бергә махсус хәрби операциядә тагын берничә авылдашы катнаша.

- Без махсус операциядә катнашучы ирләребез өчен файдалы булырга тырышабыз, - диде Екатерина Балагурова. – Мин интернет аша “УАЗ” машинасы эзләп таптым. Аннары осланлыларның посылкалар төяп, йөк машинасы җибәрәчәкләрен ишеттем һәм минем “УАЗ”ны да  алулары турында сөйләшеп куйдым. Махсус операция зонасында хезмәт итүчеләрнең хатыннары – Альбина Умылина, Татьяна Гафурова, Екатерина Каряжникова ирләренә посылкалар әзерләде. Җирлек башлыгы Игорь Зиновьев бензин пычкысы сатып алды, барысын да “Уаз”га төяп, Кураловога җибәрдек. Безнең машинага осланлылар да посылкаларын төяде, алар да ирләребез хезмәт иткән шул ук батальонга җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев