Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мобилизация

Якташларга ярдәм күрсәтү дәвам итә

Район махсус хәрби операция зонасына якташларга посылкалар тутырылган машина җибәрде.

Әйберләрне Столяров исемендәге мәдәният йортында җыйганнар.

– Бөтен районнан өйдә консервланган яшелчәләр, шәхси гигиена чаралары, эш кораллары җыеп китерделәр, - диде Затон җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Гөлназ Григорьева. - Без җирлек составы белән «Затон» ШИК эшчеләр ярдәмендә посылкаларны әзерләдек, һәр солдатка да тигез өлеш чыксын өчен сигез батальонга бүлдек һәм төреп машинага төядек.

Куйбышев исемендәге РБФ солдатлар өчен ун буржуй миче ясаган. Аларны да беренче машина белән җибәрделәр. Тагын сигез мичне Кама Тамагы һәм Кече Салтык халкы ясаган, аларны икенче машина белән җибәрәчәкләр.

Беренче машина белән хәрби операция зонасына район башлыгы Наил Вазыйхов та барачак. Ул да солдатлар өчен берничә посылка һәм район халкы акчасына сатып алынган тепловизор алып бара.

Икенче машина махсус хәрби операция зонасына киләсе атнада китәчәк. Икенче партия посылкалар Куйбышев Затонында Сергей Наумов складында туплана. Әгәр дә кемдер беренче партиягә үз өлешен кертә алмаган булса, моны 13 февральгә кадәр эшли ала.

Мәгълүмат өчен

- Гомумиләштерелгән мәгълүматларга караганда, хезмәт коллективлары һәм район халкы 2022 елның октябреннән мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү өчен берничә тапкыр акча җыйды, – дип хәбәр итте газетага башкарма комитет җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары Елена Сороковнина. - Мәсәлән, полигонда әзерлек узучы мобилизацияләнгән ир-атларга 540 мең сум, күргәзмә үзәгендәгеләргә 5220000 сум акча җыелды. Махсус операция зонасына 1910000 сумлык җиһазлар, азык-төлек һәм җылы киемнәр җибәрелде. Моннан тыш, мобилизацияләнгән һәр кешегә 10 000 сум акча күчерелде. Лисичанскка Кайбыч районы белән берлектә 148,5 мең сумлык цемент төялгән йөк машинасы җибәрелде. Районнан барлыгы 8 848 500 сумлык гуманитар ярдәм әзерләнде. Моннан тыш, авыл җирлекләре бал, консервланган яшелчәләр, җылы киемнәр тутырылган посылкалар җыеп җибәрде. Бу эш дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев