Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мобилизация

Якташлар мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итә

Илдар Гыйлфанов – отставкадагы полиция подполковнигы, «Кама Тамагы» полиция бүлегенең элеккеге җитәкчесе, ул хәйриячелек буенча гаилә традицияләрен дәвам итә.

Декабрьдә без Кыртапа авылыннан Әсфән һәм Фирая Гыйлфановларның мобилизацияләнгән якташлар өчен үз умарталарыннан бер центнер бал җибәрүләре турында язган идек.

Ә быел май аенда Илдар Әсфән улы гуманитар ярдәм илтергә махсус операциядә катнашучылар янына барган. Шәхси акчасына ул солдатлар, ягъни "Тимер” батальоны ихтыяҗлары өчен УАЗ автомашинасын сатып алган һәм аны аларга үзе илтеп тә биргән. Сугышчылар өчен гуманитар ярдәм дә оештырган.

Мобилизацияләнгәннәр дә җавапсыз калмаган, алар грунт юллар буйлап йөри ала торган һәм шактый сыйдырышлы яңа автомобиль янында видеомөрәҗәгать төшергәннәр. "Безнең бүлекчә командасы һәм бөтен шәхси составы Илдар Гыйлфановка бер дигән автомобиль өчен чын күңелдән зур рәхмәт белдерә. Тәмле һәм файдалы бал өчен шулай ук Әсфән абыйга да рәхмәтлебез. Авыр вакытта кешеләрнең ваемсыз калмаганнары, безгә кирәкле ярдәм күрсәтер өчен вакыт һәм көч тапканнары өчен рәхмәт. Бик зур рәхмәт!". Катлаулы һәм авыр шартларда гражданлык бурычларын үтәүче әлеге җитди ир-атларның бу сүзләре бик кадерле нәрсә!

Полиция бүлегендә Илдар Гыйлфановның барлык яшь хезмәткәрләр өчен үрнәк булуын билгеләп үттеләр. Ел саен ул имин булмаган гаиләләрдәге балаларга ярдәм итте, шәхси акчага татлы күчтәнәчләр сатып алды, узган кышта да читтә калмады: декабрьдә безнең районнан мобилизацияләнгән ирләрнең балаларына бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев