Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мобилизация

Һәр көн хәбәр көтәбез

Ирина Гришина Казанда туган, тик һәрвакыт авылда яшәргә хыялланган.

Кондитер училищесын тәмамлагач, ул үзенең хыялын тормышка ашыра һәм Красновидовога апалары янына күченә.

- Сыер савучы булып эшләргә теләдем, тик мине анда алмадылар. Александр Левин ярдәме белән мәктәп ашханәсенә аш пешерүче булып урнаштым. Соңрак кияүгә чыктым һәм без Рус Бортасында яши башладык. Балаларым тугач, балалар бакчасына эшкә күчеп, соңрак мөдир булдым. Мәгариф идарәсе методисты Диләрә Хәйруллина балалар белән уздырган шөгыльләремне ошатты һәм мине педагогик белем алырга күндерде.

Рус Бортасында ул вакытта балалар бакчасы гына түгел, башлангыч мәктәп тә бар иде, хезмәттәшләрем дә, үзем дә яратып эшләдек, һөнәри осталык конкурсларында актив катнаштык. Мин хәтта аларның берсендә җиңү дә яулаган идем. Еллар узу белән, балалар саны кимеде, нәтиҗәдә башта мәктәп, аннан соң балалар бакчасы да ябылды. Ә мин җирле китапханәгә эшкә күчтем.

Гришиннар өч ул тәрбияләп үстергән. Барысы да акыллы, эшчән һәм кече Ватаннарын яратучы, чын авыл патриотлары. Берничә ел элек уртанчы уллары Илья фермерлык эшен ачып җибәргән, абыйсы Александр аңа бар яктан да ярдәм иткән, ләкин 27 сентябрьдә Александр мобилизацияләнгән.

- Аңа азык-төлек җитештерү белән шөгыльләнүче хезмәткәр буларак бронь бирелергә мөмкин иде, ләкин ул, чакыргач, барам, диде, – ди Ирина. – Ничек берүзе хуҗалык белән идарә итәр дип Илья өчен генә борчылды. Хәзер дә элемтәгә чыккан вакытларда урып-җыю, мал-туарлар белән кызыксына, барысын да эшләдегезме, өлгердегезме, дип сораша.

Өлкән улыбыз мобилизацияләнгәч, кечесе Максим ярдәмгә килде. Ул шәһәрдә яши, ләкин авыр чорда булышыр өчен авылга кайтты.

Өч улыбыз да армия хезмәтен үтте. Сашабыз бик мөстәкыйль, ул аучы, корал белән эш итә белә. Хәрби вазифасы – өлкән сержант, взвод белән идарә итә. Полигонда ук Красновидово, Варварино һәм Тәмте егетләреннән торган отряд формалашкан, соңрак аларга Казан егете –  дустымның туганы да килеп кушылган, Саша аны күптән белә иде.

Улыбыз сирәк шалтырата, соңгы тапкыр элемтәгә шимбә көнне чыкты. Ә без һәр көн аннан хәбәрләр көтәбез. Бу катлаулы чорда мин, чиркәүгә йөреп, күңел борчуларын басарга тырышам, тынычландырырлык сүзләр таба алучы атакай рухи яктан ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев