Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мобилизация

Фронтта янәшәдә кем булуы мөһим

Андрей Хәйруллин беренче дулкында мобилизацияләнгән.

-21 сентябрьдә өлешчә мобилизация башлану турында игълан ителде, ә 23е көнне минем кулда инде повестка бар иде. 27 сентябрьдә мине һәм башка мобилизацияләнгәннәрне районнан ЭКСПОга җибәрделәр, анда без беренче өйрәнүләр үттек.

Андрей Татарстанга 2013 елда Амур өлкәсеннән күченгән, ә өч елдан соң бирегә аның әти-әнисе дә күченеп кайткан.

- Әнием Амур өлкәсеннән, ә әтием тумышы белән Чаллы авылыннан. Мин Ерак Көнчыгышта хезмәт иттем. Аннары Татарстанга күчендем һәм Чаллы авылында бабам йортында теркәлдем. Эш эзләп, хәрби комиссариатка килдем. Армия хезмәте мине куркытмады һәм мин, контрактка кул куеп, өч елга Оренбургка киттем. Контракт вакыты тәмамлангач, янә эш эзли башладым. Берникадәр вакыт Казан дары заводы оборона предприятиесендә эшләдем. Узган ел мобилизацияләндем.

Өйрәнүләрдән соң безне район делегациясе озатты, биштәрләр тапшырдылар, моның өчен барысына да зур рәхмәт. Безнең часть ЛНРга җибәрелде һәм фронтның иң катлаулы участогына эләкте.

Минем ул вакытка дүрт еллык хәрби хезмәт тәҗрибәм бар иде. Ләкин хәтта миңа да авыр булды. Шушы бер ел эчендә без сугыш хәрәкәтләре, исән калу һәм үзара ярдәмләшү буенча зур тәҗрибә тупладык. Фронтта янәшәдә кем булуы зур әһәмиткә ия. Яндагы иптәшләргә ышаныч булу мөһим.

Гаиләм – әнием һәм хатыным Осиновода калдылар. Алар миңа булдыра алганча ярдәм итәләр, посылкалар җибәрәләр. Районнан бер тапкыр да бернәрсә дә килмәвенә генә бераз хәтерем калды, гәрчә мин нәкъ менә моннан мобилизацияләнгән булсам да.

Без Затон үзидарәсеннән Светлана Любавинага мөрәҗәгать иттек, ул Андрейга  посылкаларның килеп җитмәвенә бик гаҗәпләнде.

- Безнең исемлекләрдә ул бар, башкаларга әзерләгән кебек үк, аның өчен дә шундый ук шәхси посылка әзерлибез. Менә соңгы партия белән без аңа посылка җибәрдек, хәтта аның үлчәмен белешеп, термокием дә җибәрдек.

Без Андрейга хәрби часть мәгълүматлары язылган посылканың фотосын җибәрдек, һәм ул анда барысы да дөрес күрсәтелгәнен раслады. Посылкаларның кая югалганын ачыкларга туры киләчәк. Хатыны Эльмира да аңа посылкаларны Көек аша җибәрүе һәм аларның барысының да килеп җитүе турында әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев