Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мобилизация

Флюра Беляева: “Минем улым өйдә, ә кемнекедер хезмәт итә”

Күпләребез махсус хәрби операция башланганнан бирле беренче көннәрдән үк, борчылып, аны игътибар белән күзәтеп бара.

Ә кайберәүләр шунда ук солдатларга ярдәм оештыру эшенә кушылды. Бөтен ил буенча волонтерлар берләшмәләре оештырылды, алар баштан ук махсус операция зонасындагы солдатларга ярдәм итә. Бөтен Россиядән волонтерлар анда өс һәм аяк киемнәре һәм хатлар җибәрү белән генә чикләнми, ә армия өчен тактик җайланмалар да җитештерә.

Куйбышев Затонында да мобилизацияләнгән якташлар үтенече буенча маскировка челтәрләре ясыйлар, алар дошманнан техниканы һәм блиндажларны яшерү, димәк, гомерне саклап калу мөмкинлеге бирә...

Флюра Беляева көн саен Столяров исемендәге мәдәният йортына килә һәм маскировка челтәрләрен әзерләүдә актив катнаша.

Флюра Минзаһит кызы махсус операция зонасындагы солдатларга беренче көннәрдән үк ярдәм итүче иң актив волонтерларның берсе.

Ире белән бергә ул 33 ел флотта хезмәт куя – аш-су остасы булып эшли. Быел алар йөзәргә китмәде. Ләкин язмабыз герое кул кушырып утырырга күнекмәгән, ул ял базаларының берсенә пешекче булып урнашкан. Ә калган буш вакытын, чын күңелдән ярдәм итәргә теләп, волонтерлык эшчәнлегенә багышлый.

Флюра Беляева бер көнне дә бушка үткәрмәскә тырыша, челтәрләр ясый, кайвакыт мәдәният йортында берүзе генә дә эшләп утыра, ләкин башлаган эшен беркайчан да ташлап калдырмый. Һәр юлы мобилизацияләнгәннәргә җибәрер өчен посылкаларны комплектлауда һәм ярдәм җыюны оештыруда катнаша.

Ул редакция белән элемтәгә кереп, район халкына мобилизацияләнгән якташларыбызга хәзерге вакытта нәрсә кирәклеген хәбәр итүебезне үтенде. Болар – яраларны бәйләү өчен материаллар, дарулар һәм җылы оеклар.

Без аның белән очрашырга булдык.  “Бу эшләр өчен ничек вакыт һәм көч табасыз?” дигән сорауга Флюра Миннезаһит кызы: "Ни өчен мин моның белән шөгыльләнәм? Минем үземнең улым бар, ул өч бала әтисе, алар тынычлыкта һәм иминлектә яшиләр. Ә кемнеңдер уллары махсус хәрби операция зонасына китте һәм алар үз гомерләре бәрабәренә безне яклый, тынычлыгыбызны саклый. Һәм мин алар өчен берәр нәрсә эшләргә, читтә калмаска, файдалы булырга телим. Районда шундый  кешеләрнең күп булуы сөендерә, алар – Светлана Кудалова, Наталья Карагезян, Ирина Лепилина, Светлана Любавина, Гөлназ Григорьева, Столяров мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм башка күп кенә битараф булмаган кешеләр.

Безнең командадагы һәр хатын-кызда солдатларыбызның телефон номерлары бар, алар даими рәвештә шалтыратышалар, аларга нәрсә кирәклеген белешәләр, үтенечләрен тыңлыйлар, һәм әйберләр җыю башлангач, без бу үтенечләрне үтәүне максат итеп куябыз. Без үзебез районда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп, акча һәм әйберләр җыюда ярдәм итүләрен үтенәбез. Кайберәүләр шактый зур өлеш кертә, аларга бик зур зур рәхмәт. Мин йөзү составына шалтыраттым, елгачылар үтенечемне кире какмады, берсе дә ярдәм итүдән читтә калмады, һәркем үз өлешен кертте. Беләсезме, хәтта пенсионерлар да, берләшеп, акча җыйдылар, чөнки барысы да катнашканда, хәтта 100 әр сум да – зур ярдәм! Битараф булмаганнарга тагын бер тапкыр зур рәхмәт!».

Ул шулай ук барлык шәхси посылкаларның егетләргә барып җитүен билгеләп үтте. Хәтта шунда ук килеп җитмәгәннәр дә күпмедер вакыттан үз адресатларын таба.

Волонтерлар һәрвакыт элемтәдә һәм вакыйгалар турында хәбәрдар, алар  солдатларыбызга посылкаларның килеп ирешүен күзәтеп бара, мөмкинлек булганда шалтыраталар яки якыннары аша белешәләр.

Шулай килеп чыкты – мобилизацияләнгәннәргә ярдәм штабы Куйбышев Затонында оешты, оештыручы-волонтерлар нигездә елгачылар поселогыннан, формалашкан командадагы һәр әгъзаның үз бурычлары бар, алар уртак җиңүгә ирешү өчен җайлаштырылган механизм кебек эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев